+17 °С
Облачно


Барлык 43 сайлау участокларында ул бүген дә тантаналы рәвештә – Русия Федерациясе һәм Башкортостан Республикасы гимннары яңгыравы белән башланып китте. Ә моңа кадәр комиссия әгъзалары тавыш бирүне уздыру өчен кирәкле бөтен нәрсәне әзерләделәр. Бу якшәмбе көнне дә райондашлар актив булыр дип өметләнәбез. Илебезнең, аның составындагы республикабыз һәм районыбызның лаеклы киләчәге өчен 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак. Шулай ук участокта «Рәхмәт» акциясендә катнашырга ярдәм итеп, волонтерлар эшләячәк. Белешмә өчен: алдагы ике көндә республика буенча барлык сайлаучыларның 54,64 проценты тавыш биргән.