ИГЕНЧЕ
+14 °С
Облачно
Новости
20 Сентября , 13:41

һәр кешенең тавышы мөһим

Сайлауларның өченче көнендә 3262 санлы сайлау комиссиясе әгъзалары йортларга барып, якташларга үз конституцион хокукын тормышка ашырырга ярдәм иттеләр.

һәр кешенең тавышы мөһимһәр кешенең тавышы мөһим
һәр кешенең тавышы мөһим

Мондый очракта күпчелектә олы яшьтәге яки сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикле булганлыктан, участокка барып җитү катлаулырак булган кешеләр тавыш бирә. Комиссия әгъзаларын һәр өйдә көтеп алынган кунаклар кебек каршы алдылар, йортларга үтәргә чакырдылар. "Быел мине онытканнар, килеп тормаска булганнардыр инде дип уйлаган идем инде. Хөрмәт итеп, санга сугып килүегезгә зур рәхмәт", – дип сөенечен белдерде өлкән яшьтәге апа һәмкомиссия әгъзаларына алдан ук әзерләп-хәстәрләп торган паспортын сузды. Комиссия әгъзалары үзләре белән пломба белән печәтләнгән махсус үтә күренмәле тартма йөртә. Йортларда тавыш бирү шартлары төгәл үтәлә. Барлык документлар урында рәсми теркәлә бара. Өлкәннәрнең һәркайсы диярлек ил-җирләребезгә иминлек, махсус хәрби операция бурычларын үтәгән якташ яугир егетләрнең исән-имин булып, тизрәк Җиңү белән кайтуларын теләп, бюллетеньнәрне тартмага төшерделәр. Йортларга һәр шундый чыгу һәр кешенең тавышы бик тә мөһим булуын чираттагы тапкыр дәлилли.

һәр кешенең тавышы мөһим
һәр кешенең тавышы мөһим
һәр кешенең тавышы мөһим
һәр кешенең тавышы мөһим
һәр кешенең тавышы мөһим
һәр кешенең тавышы мөһим
һәр кешенең тавышы мөһим
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас