

Районда сайлаулар тыныч һәм югары оешканлык белән үтте. Һәр җирлетәге участокларда активлык сакланды, гражданнар үз тавышларын бирү мөмкинлегеннән файдаландылар. Иртәдән алып кичкә кадәр сайлау участокларына килүчеләр өзелмәде. Күпчелек сайлаучылар тавыш бирү процесының ачыклыгын һәм законлылыгын билгеләделәр. Комиссия әгъзалары үз вазыйфаларын төгәл башкардылар, сайлаучылар өчен барлык шартлар булдырылды. Сайлауларның өченче көнендә яшь буын вәкилләре аеруча активлыгы белән аерылып торды. Алар өчен бу – гражданлык җаваплылыгының бер күренеше. Шулай ук өлкән буын вәкилләре дә алардан калышмады. Сайлаучыларның бу мөһим сәяси вакыйгага карата мөнәсәбәте илнең, республиканың һәм районның киләчәген билгеләүдә зур роль уйный. Сайлауларның нәтиҗәсе — ул бер генә көнгә түгел, ә киләчәккә юнәлгән карар кабул итү процесы. #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #БашВыбор2026 #Наблюдаем2026