

Өлкән буын вәкилләре кебек үк, яшьләрнең дә бу мөһим сәяси вакыйгага җаваплы каравы сөендерә. "Бүген Яңа Балтач авылы мәдәният йортындагы безнең 3264 санлы участокта яшь якташларыбыз аеруча активлар. Алар гаиләләре – балалары белән бергә киләләр. Тавыш биргәндә туганнар да очраша. Ихсановлар һәм Якуповлар гаиләләре дә әнә шулай участокта күреште. Семеновлар гаиләсенең иң кечкенә әгъзасы – бәләкәй кызлары участогыбызның иң яшь сайлаучысы булды", – ди сайлау комиссиясе рәисе Флүзә Зиннур кызы Ханова. "Район үзәгенең Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы балалар бакчасында урнашкан безнең 3262 санлы участок сайлаучылары булган яшьләр дә һәрчак активлыгы белән аерылып тора. Күп балалы Рәхмәтуллиннар да, гаиләләренең күркәм традицияләренә быел да тугры калып, тавыш бирергә бергәләп килделәр, – дип хәбәр итте безгә сайлау комиссиясе рәисе Светлана Фларит кызы Тимербулатова. – Яшь сайлаучыларыбызның берсе –Илнур Баһаветдинов хәтерендә бу сайлаулар иң истәлеклесе булып калыр, мөгаен. Чөнки аңа сайлауларның беренче көнендә 18 яшь тулды. Уку йортында белем алган студент якташыбыз туган йортына ялга кайткан көнне үк конституцион бурычын тормышка ашырырга ашыкты. Без, комиссия әгъзалары, аны шушы яшьлек бәйрәме һәм һәм беренче тапкыр мөһим сәяси вакыйгада катнашуы белән котлап, бүләк тапшырдык. Шулай ук бүгенге Бердәм сайлаулар иртәсен җиңел кулдан башлап җибәргән сайлаучыларыбыз – В.Галимов урамында яшәүче Шәймөхәммәтовлар гаиләсен дә бүләксез калдырмадык"