

Биредә сүз террорчылыкка каршы якланганлык турында гына түгел, ә тышкы яктан һәрвакытта да күренми торган янаулар турында да сүз барды: яшүсмерләр арасында үз-үзеңне деструктив тоту, эзәрлекләү, хокук бозулар, мәгълүмати хәвефсезлек һәм балаларның телефоннарында ниләр булуы, сыйныфта һәм гаиләдә психологик халәт. “Бу ведомствоара хезмәттәшлек таләп ителгән очраклар. Без барыбыз да аңлыйбыз, бернинди саклау системалары һәм ысуллар кеше катнашын алыштыра алмаячак. Иң мөһиме – игътибарлылык! Педагогларга һәм әти-әниләргә: “Хәлләр ничек?” дип сорарга гына кирәкми, ә чын-чынлап балаларны ишетергә. Үз-үзеңне тотыштагы үзгәрешләрне күрергә, аларның онлайн-тормышы белән кызыксынырга, алар борчылганда янәшә булырга. Хәвефсезлек – ул, барыннан да элек, гаилә һәм мәктәп эчендә ышаныч. Балаларның ярдәм һәм аңлау мохитендә үсүе һәм укуы мөһим”, – дип белдерде бу хакта муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәсендә.