+10 °С
Ясно


Талантлы якташларыбыз иҗаты белән таныштырып Башкортстан Республикасында Зур һәм тату гаилә елы чикләрендә Үрнәк мәдәният йорты фойесындагы 3293нче сайлау участогында Үрнәк авылы китапханәчесе Зөлфия Низамова мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Кирәевлар гаиләсенең «Кирәевлар гаиләсе күзлегеннән дөнья» картиналары күргәзмәсен әзерләде һәм бизәде. Экспозиция килүчеләрне җирле рәссамнар иҗаты, төрле сәнгать техникасы, төсләр һәм авторлык алымнары белән таныштырды. Сайлауга килүче авыл халкы әлеге күргәзмә белән бик теләп танышты.