ИГЕНЧЕ
+10 °С
Ясно
Новости
21 Сентября , 10:46

Тату гаилә – илебез ныклыгы           

  Тату гаилә – илебез ныклыгы           Гаилә – безнең барыбыз  өчен дә иң мөһиме. Гаилә – ул якын һәм туган, без яраткан, үрнәк алган, кайгырткан, бәхет һәм яхшылык теләгән кешеләр.

Тату гаилә – илебез ныклыгыТату гаилә – илебез ныклыгы
Тату гаилә – илебез ныклыгы           

Без нәкъ менә гаиләдә мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгырту  һәм хөрмәт итәргә өйрәнәбез. «Гаилә» (“Семья”) милли проекты кысаларында гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру һәм уртак гаилә актив ялын уздыру максатыннан көзге кояшлы көнне Юмаш  модельле китапханәсе каршындагы мәйданчыкта «Минем тату гаиләм» уен программасы үтте.            Чара күңелле һәм кызыклы узды. Балалар «Тупны тапшыр»,  “Угадай-ка” кебек уеннарда катнаштылар. Алып баручы табышмаклар әйтте, ә катнашучылар гаилә әгъзаларының кайсысы турында сүз барганын әйттеләр, гаилә, йорт турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Бергә үткәргән вакыт балаларга да, өлкәннәргә дә ошады. Чара ата-аналарны һәм балаларны гаилә дип аталган тагын да бердәм коллективка тупларга ярдәм итте. Бу көнне һәммәсе дә рәхәтләнеп ял итә, көндәлек мәшәкатьләрдән арына һәм күңел ача алдылар. Ахырда барысы да бер-берсенә сәламәтлек, бәхет, игелек, тынычлык, елмаюлар һәм гаиләләрендә иминлек теләделәр.  

Тату гаилә – илебез ныклыгы
Тату гаилә – илебез ныклыгы
Тату гаилә – илебез ныклыгы
Тату гаилә – илебез ныклыгы
Тату гаилә – илебез ныклыгы
Тату гаилә – илебез ныклыгы
Тату гаилә – илебез ныклыгы           
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас