+25 °С
Ясно


Балалар белән сугыш, тынычлык, дуслык, яхшылык һәм планетабызда һәрвакыт тынычлык булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк дигән төшенчәләр турында сүз барды. Шулай ук укучылар илебезнең күпмилләтле булуын һәм биредә төрле милләт вәкилләре яшәвен билгеләп үттеләр, шуңа күрә башка халыкларның һәм илләрнең гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карарга кирәк. Чарада катнашучылар тынычлык символы булган кәгазьдән күгәрченнәр ясадылар. Тынычлык дәресе балаларга: "Әгәр син бөтен планетада нәрсәнедер үзгәртергә телисең икән, үзеңнән башла: янәшәдәгеләргә, ярдәмеңә мохтаҗларга ярдәм ит!» –дигән мөрәҗәгать белән тәмамланды.