ИГЕНЧЕ
+15 °С
Ясно
Новости
23 Сентября , 06:53

80 яше белән ихлас тәбрикләделәр

80 яшь – үзен балаларга һәм мәктәпкә багышлаган кешенең Гүзәл юбилее һәм тормышында мөһим дата.

80 яше белән ихлас тәбрикләделәр80 яше белән ихлас тәбрикләделәр
80 яше белән ихлас тәбрикләделәр

Юмаш авылында гомерен балаларга һәм мәктәпкә багышлаган ихтирамга лаеклы райондашыбыз – башлангыч сыйныфлар укытучысы булып хезмщт салган Әнүзә Сәмигулла кызы  Рәфыйкованы 80 яшьлек күркәм юбилее белән котладылар. 30 елдан артык гомерен ул берничә буын укучыларга  белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.  Мәктәп директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина һәм мәктәп методисты  Альбина Ринат кызы Ногманова юбилярга җылы теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.          Без дә Әнүзә Сәмигулла кызына ныклы сәламәтлек, күңел җылысы, гаилә иминлеге, шатлыклы һәм озын гомер телибез!  

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас