

Аны Үрнәк авылы биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, Киндеркүл мәдәният йорты мөдире Р.Р. Гәрәева, Ф.М. Исланов гомер бәйрәме белән тәбрикләп, сәламәтлек теләде һәм Русия Федерациясе Президентының шәхси котлавын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Юбиляр котлауларны, бүләкләрне шатланып кабул итте. Өлкән буын кешеләренең күпчелеге кебек, Сафия Сәетгли кызының иңнәрендә зур һәм авыр тормыш юлы ята. Аның тормышы намус һәм дәрәҗә, тирә-юньдәгеләрнең ихтирамы белән үткән. Ул үз гомерендә шатлыгын да, кайгысын да кичергән. Аның язмышы ул авыр елларда яшәгән күп кенә кешеләрнең язмышына охшаган. Өлкән яшьтә булуына карамастан, Сафия Сәетгали кызы гаҗәеп ачык акыл һәм тормыш сөючәнлеген саклап калган. Үзенең авыр хезмәт биографиясен ул бар нечкәлекләренә кадәр яхшы хәтерли. Дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы авыр чорда аның балачагы, яшьлеге, үсеп җитү чоры уза.