+15 °С
Ясно


Чара башында "Сәламәтлек өчен йөрүнең 9 плюсы" турында фикер алышу булды. Алып баручы кунакларга гимнастика, гәүдәне төз тотып акрын йөгерү һәм скандинавча йөреш турында сөйләде, сәламәтлек турындагы китаплар белән таныштырды. Артабан барысы бергә умыртка сөяге һәм муен бүлеге өчен файдалы гимнастика, муендагы киеренкелекне бетерү күнегүләре башкардылар. Спорт сәгате "Кем тизрәк?", “Күңелле адымнар”, “Сүзне җый”, “Сәламәт яшәү рәвеше турында мәкальләр” кебек уеннар һәм гимнастика белән тәмамланды. Чарага "Сәламәт тәндә – сәламәт рух" дигән өстәл күргәзмәсе әзерләнде. Барлык катнашучылар да актив һәм күңелле иде, аларның һәркайсы уңай хис-кичерешләр һәм матур кәеф алды.