ИГЕНЧЕ
+15 °С
Ясно
Новости
24 Сентября , 09:45

Мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшереп

 Балалар хәвефсезлеген тәэмин итү бүген иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора. Хәвеф аларны һәр җирдә сагаларга: ихатада, интернетта – кыскасы – бала кайда, шунда булырга мөмкин.

Мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерепМөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшереп
Мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшереп

     Шуны истә тотып, Чакмагыш гимназиясенең башлангыч сыйныфлар мәктәбендә  яшьләр өчен  гаять файдалы һәм бик тә фәһемле бердәм профилактика көне узды.  Бу көнне егет-кызлар  заманча дөньяда иң мөһим хәвефсезлек кагыйдәләре турында фикер алышу өчен куәтле эксперт десанты белән очрашты. Алар белән ачык диалогта  район  прокуроры Илнур Рәфыйк улы Насретдинов, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Русия Эчке эшләр министрлыгының  район  буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Элиза Эдуард кызы Кирәева, район үзәк дәваханәсенең медицина психологы Гөлшат Флүр кызы Якупова катнашты.          Экспертлар яшьләр белән закон һәм җаваплылык, юлларда үз-үзеңне тоту мәдәнияте,  менталь сәламәтлегеңне саклау турында эчтәлекле һәм гадел әңгәмәдә катнашып,  хәзерге яшьләрне борчыган күп  сорауларга җаваплар бирделәр.          “Һәр бала үз хокукларын белергә тиеш. Ләкин шуны да онытмаска кирәк: хокуклардан тыш, һәр кешенең  җаваплылыгы бар. Безнең һәммәбезнең дә хокукларыбыз гына  түгел, ә бурычларыбыз да бар. Бу хакта онытмасагыз иде. Сез илебезнең законнарны үтәүче гражданнары булырсыз һәм бу белемнәр теориядә генә калыр, дип ышанам”, – диде Илнур Рәфыйк улы Насретдинов, яшүсмерләргә мөрәҗәгать итеп. Очрашуның әһәмияте дә шунда – ул бер теория белән генә чикләнмәде, артабан  чара интерактив мәйданчыкларда  дәвам итте. Чакмагыш гимназиясенең Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре укытучысы Руслан Марсель улы улы Гыйрфанов үзенең ярдәмчесе белән автомат җыю һәм сүтү буенча мавыктыргыч осталык дәресе үткәрде. Анда катнашучы һәр егет үзенең тиз эш итә белүен һәм җитезлеген тикшерә алды. Шулай ук гимназия педагог-психологлары Рита Риф кызы Шәйдуллина һәм Раушания Риф кызы Шәйдуллина яшьләр өчен «Киберхәвефсезлек» темасы буенча  интеллектуаль уен оештырдылар. Уен  укучыларга интернет-янауларны, фейкларны танырга һәм социаль челтәрләрдә үзләренең шәхси мәгълүматларын якларга өйрәнергә ярдәм итте.           Чара һәммәсе өчен дә бик файдалы һәм мәгълумати булды. Әлеге очрашу хәвефсезлек ул –  күңелсез лекцияләр түгел, ә тормышны саклап калырга ярдәм итә торган файдалы күнекмәләр булуының ачык дәлиле булды.

Мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшереп
Мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшереп
Мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшереп
Мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшереп
Мөһим хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшереп
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас