

Әлеге вакытта республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә 71 шундый штаб эшчәнлек алып бара. Алар 23 мең кешене – Ватаныбыз бәйсезлеген яклаган хәрбиләрнең язмышына битараф булмаган, актив һәм шәфкатьле йөрәкле якташларыбызны – өлкән һәм урта яшьтәгеләрне, мәктәп укучыларын һәм студентларны берләштерә. 2025-2026 елда гына да “шәйморатовчылар” яугирләрнең сигез меңгә якын гаиләсенә ярдәм күрсәтте. Дошманга каршы бәрелешләр барган алгы сызыкка һәм аның янында булган зоналарга 186 гуманитар конвой җыеп озатылды. “Безнең җәмгыятьнең Бөек Ватан сугышы чорыннан әлеге кебек бердәм булганы юк иде. Предприятиеләр, җәмәгатьчелек оешмалары, эшкуарлар, медицина, мәгариф хезмәткәрләре, аграрийлар, хаклы ялдагылар, мәктәп укучылары, волонтерлар – һәркайсы яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен көченнән килгән кадәр өлеш кертергә омтыла. Кешеләр маскировкалау челтәрләрен үрә, окоп шәмнәре коя, посылкалар җыя, хатлар яза. Махсус хәрби операция җәмгыятебезне бербөтен итеп туплап, уртак максат белән берләштерде – без ҖИҢҮ ӨЧЕН барысын да эшлибез. Аны якынайтуга ярдәм иткән һәркем алдында хөрмәт белән баш иябез”, – дип язды шушы уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә. Нәкъ дүрт ел элек безнең районда да М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы эшли башлады. Хәзер инде аның филиаллары берничә авыл җирлегендә дә ачылды. Шушы еллар дәвамында штаб ил киләчәгенә һәм якташ хәрбиләр язмышына битараф булмаган якташларны берләштерүче үзәккә әйләнде. Җирлегебездә эшчәнлек алып баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалар коллективлары хезмәткәрләре, шәхси эшкуарлар, якташлар, волонтерлар, мәктәп укучылары, хаклы ялдагы өлкәннәр һәм шәфкатьле якташлар – барысы тату, ныклы команда булып берләште. Аның төп максаты – алгы сызыктагы яугир егетләргә ярдәм итү. Шушы дүрт елда җирлегебездә 37 гуманитар конвой тупланып, уртак тырышлык белән җыелган дүрт дистәдән артык берәмлек техника, күп төрле приборлар, җиһазлар, эш кораллары һәм төзелеш материаллары, волонтерлар үргән йөзләгән маскировкалау челтәрләре, саклаучы кием, мәктәп укучылары һәм хезмәт коллективлары әгъзалары койган меңләгән окоп шәмнәре һәм үргән коткару браслетлары, райондашлар китергән тонналаган йорт ризыклары, җылы эчтәлекле хатлар тапшырылды. Яугирләр бу хатларны окопларда укып, үзләре артында ныклы тыл булуын тоялар. Һәм бу бик мөһим. Шушы көннәрдә районыбыздан чираттагы конвой янә хәрби бәрелешләр барган зонага кузгалды. Бу юлы да анда алгы сызыктагы егетләргә кирәк булган, алар сораган җиһазлар, төзелеш материаллары һәм башка бик күп әйберләр тупланды. Мондый конвойлар белән райондашлар яудагыларга йөк кенә түгел, ә туган якның, туган йортларының бер өлешен, күңел җылысын һәм яугирләрнең ныклыгына, Җиңүгә ышанычын да җибәрәләр.