+7 °С
Облачно


ЮИД отрядының өлкән вожатый-җитәкчесе Лилия Сәүбән кызы җитәкчелегендә Русия Эчке эшләр министрлыгының район буенча ЮХИДИ идарәсе белән берлектә балалар яңа белемнәр, юл хәрәкәте иминлеге буенча мөһим киңәшләр һәм үгет-нәсихәтләр алдылар. Әңгәмә сорау-җавап форматында үткәрелде: балалар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр һәм алынган яңа материалны ныгыттылар. Чакмагыш районы Дәүләт автоинспекциясе яшь җәяүлеләрне беренче уку елы башлану белән котлый һәм укуларында уңышлар тели, ә иң мөһиме хәвефсез юллар, үзләрен һәм якыннарын сакларга чакыра.