

Шушы уңайдан район мәдәният йорты алдындагы мәйданда Донецк һәм Луганск Халык Республикаларының, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Русия Федерациясе белән берләшүе көненә багышланган тантаналы чара үтте. 2022 елның 30 сентябеннән башлап бу көн тарихи гаделлек, Русиянең күпмилләтле халкының бердәмлеге һәм көче символы булып кабул ителә. Шушы тарихи көн сөенечен уртаклашырга бу тантанага якташлар һәм районыбыз кунаклары җыелды. Чарада катнашучыларга тәбрикләү сүзләре белән муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул бу тарихи вакыйганың илебез өчен зур әһәмияткә ия булуын, бердәмлекнең Русия халкының төп көче булуын билгеләде һәм бердәм, зур илебез бәйсезлеген яклап махсус хәрби операция бурычларын үтәүче яугирләрнең имин-сау булып, туган якларга Җиңү белән кайтуларын теләде. Тантана барышында район мәдәният йорты сәхнә осталарының чагу чыгышлары бәйрәм рухын бүләк итте. Алар тамашачылар күңеленә тәэсир итеп, бөек илебез белән горурлану тудырган патриотик җырлар яңгыраттылар. Әлеге чарада катнашкан яшь буын вәкилләре -- район үзәге мәктәпләренең яшь армиячеләре һәм МЧС сыйныфы укучыларында, Башкортстан аграр-технология колледжының район филиалы студентларында ватанпәрвәрлек тойгыларын тәрбияләү ягыннан бик тә әһәмиятле булды.