ИГЕНЧЕ
-4 °С
Облачно
Новости
30 Сентября , 06:49

Бердәмлекнең күркәм бизәкләрен барлап

Сәнгать буыннар бәйләнешен тәэмин итә Үткән атнаның җомгасында район мәдәният йорты җәйге ялдан соң сәнгать сөючеләр өчен үз ишекләрен ачып, яңа иҗади сезонны башлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бердәмлекнең күркәм бизәкләрен барлапБердәмлекнең күркәм бизәкләрен барлап
Бердәмлекнең күркәм бизәкләрен барлап

 “Традицияләрнең тере бәйләнеше: Чакмагыш йөрәгендәге күңел бәйрәме” дип исемләнгән концерт программасы райондашларны һәм җирлегебез кунакларын берләштерде. “Көз – муллык, уңыш җыю вакыты гына түгел, ул – рухи байлык туплау чоры да. Без бүген сезнең белән бергәләп шушы көзге байлыкның матур бизәкләрен барлыйбыз”, – дип ачты тамашачылар тарафыннан көтеп алынган сәнгать бәйрәмен алып баручылар Рузил Гафаров белән Гөлназ Сәлимова. Концерт барышында бүгенге көн мәдәниятен үткәннәр белән берләштереп үреп, халык һәм еллар дәвамында чын мәгънәсендә халыкныкына әверелгән ретро-җырлар яңгырады, чагу хореографик тамашалар тәкъдим ителде. Һәр номерда туган ягыбызга тирән мәхәббәт ата-бабаларыбыз мирасына тирән ихтирам чагылыш тапты. Тамашачылар районыбызда гомер итүче халыкларның күп милләтле традицияләре байлыгын һәм матурлыгын бөтен тулылыгында күрә һәм тоя алды. Сәнгатькәрләрнең башкару осталыгы һәм һәм алар әзерләгән һәр номерга салынган күңел җылысы залда күтәренке бәйрәм рухын тудырды. “Без шушы тантаналы көн шатлыгын безнең белән уртак итеп, аның шатлыгын бүлешкән һәр тамашачыга ихлас рәхмәтлебез. Яңа иҗади сезон алдагыларыннан тагын да чагурак, баерак һәм илһамлырак булыр дип көтәбез. Якташларыбызны яңа концертларыбызда һәм тамашаларда көтеп калабыз”, – ди әлеге күркәм тамамашаның сценарий авторы, район мәдәният йорты директорының иҗади эшчәнлек буенча урынбасары Гөлшат Галләмова. (Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең алдагы санында укырга була).

Бердәмлекнең күркәм бизәкләрен барлап
Бердәмлекнең күркәм бизәкләрен барлап
Бердәмлекнең күркәм бизәкләрен барлап
Бердәмлекнең күркәм бизәкләрен барлап
Бердәмлекнең күркәм бизәкләрен барлап
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас