ИГЕНЧЕ
+8 °С
Ясно
Новости
30 Сентября , 11:23

Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый

Бүген Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә «Гаилә» федераль программасы  чикләрендә һәм Халыкара өлкәннәр көне  уңаеннан район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары катнашлыгында “Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый” дип исемләнгән җылы һәм дустанә очрашу узды.

title
Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлыйӘ йөрәктә һаман яшьлек җырлый
Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый

 Халыкара өлкәннәр көне — көзге календарьда үзенчәлекле дата. Бу көнне күңелләребез өлкән буын кешеләренә рәхмәт хисләре белән тула.       

      Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләлә буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова   һәм Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Дүртөйле җирле бүлекчәсе рәисе Гөлнара Мөхәммәт кызы Шәйхетдинова биредә җыелучыларны бәйрәм белән ихлас тәбрикләп,  күтәренке рух һәм бәйрәм кәефе теләделәр.         

   Очрашу төрле күңелле һәм кызыклы уен-конкурслар белән үрелеп барды.  «Көйне таны», “Лотерея” уеннары аеруча чарада катнашучылар күңеленә хуш килде һәм күңелләрне күтәрде. Өлкәннәрне Чарада катнашучылар мондый очрашуларның кирәклеген билгеләде һәм күбрәк булсын иде дигән теләктә калдылар.  

Бу хакта тулырак – киләсе санда.

Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый
Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый
Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый
Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый
Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый
Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый
Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый
Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый
Ә йөрәктә һаман яшьлек җырлый
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас