ИГЕНЧЕ
+8 °С
Яңгыр
Новости
1 октябрь , 05:37

Күңеле изгелектән тулышкан

Сургут шәһәрендә игелекле хезмәтләре белән данлы башкортстанлылар арасында аның исеме аеруча киң билгеле. Йөзеннән мөлаем елмаю китмәгән, бер үк вакытта чын ир-егетләргә хас бөтен күркәм сыйфатларга ия, искиткеч ачык күңелле, кешелекле, ярдәмчел булганы өчен аны һәммәсе дә чиксез ихтирам итәләр.

title
Күңеле изгелектән тулышканКүңеле изгелектән тулышкан
Күңеле изгелектән тулышкан

Район “Игенче” гәзитен укучы хөрмәтле якташлары игътибарына төбәгегезнең асыл улы, Яңа Балтач авылында туып үскән олы йөрәкле шәхес – “Сургутнеф тегаз” акционерлар җәмгыятенең 5 санлы технологик транспорт идарәлегенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Айдар Альберт улы Явишев турында ихлас йөрәктән әйтелгән сүзләребезне җылы кабул итәр, дип өметләнәбез. Җырларда җырланган Базы елгасы буена сыенып утырган Яңа Балтач авылында уңган кешеләр гаиләсендә 1971 елның 9 октябрендә дөньяга килгән ул. Кечкенәдән тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы, чәмлелеге белән аерылып торган, урта мәктәптә белем алганда да зиһенлелеге, күп нәрсәләрне шунда ук отып алуга омтылышы аны бизәүче күркәм сыйфатлар булган. Көче җиткән кадәр йорт эшләрендә, беткесез колхоз мәшәкатьләрендә кайнап үскән, көч утырткан. Максатка омтылучанлыгын дәлилләп торган бер сыйфаты турында үзе сөйләгәннәрдән чыгып таныштырып үтәсе килә: алтынчы сыйныфта укыганда Халыкара хатын-кызлар көнендә сыйныфташларының алтысы фотоаппаратлар алып килгәч, аның да мотлак  үзендә булдырасы килә. Әтисе белән киңәшләшеп, җәй буена тырышып эшләп, әлеге хыялын тормышка ашыруга ирешә ул. Чәмләнү дигәннән, аның үсмер чактагы тагын бер хыялы – мотлак танкист булу. 1989 елда урта мәктәпне тәмамлагач, ул һич икеләнмичә документларын Казандагы югары хәрби танк командалык училищесына тапшыра. Әмма төрле сәбәпләр аркасында керү имтиханнарын тапшырырга соңга кала. Шул ук елның октябрендә армия хезмәтенә чакырыла һәм Ерак Көнчыгышка – танк гаскәрләренә  озатыла. Үзе дә тырышып белем үзләштергән егете безгә хезмәтенең калган өлешен яшь армиячеләрне механик-йөртүче һөнәренә өйрәтүче булып үткәрергә насыйп була. 1991 елда демобилизацияләнеп кайткан яшь егет туган Ленин исемендәге колхозда тракторчы булып эшли башлый. Артабан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм зооинженер белгечлеген үзләштерә. Сөеклесе Гөлүзә Өлфәт кызы белән тату гаилә корып, өч чибәр кызга – Алсу, Диана һәм Алинага гомер бирәләр. Узган гасыр азакларында аграр тармакта гына түгел, барлык өлкәләрдә дә тамырдан үзгәрешләр кичерелгән мәлдә Айдар Альберт улы гаиләсе иминлеген хәстәрләп, әти-әни сефатихасы белән Себер тарафларына юл тота. Сургут шәһәрендә ул 5 санлы технологик транспорт идарәлегенә трак торчы булып урнаша. Киләсе елның көзендә үк идарәлек җитәкчелеге аны хезмәтне саклау буенча вәкил итеп тәгаенли. Белемен камилләштерә барып, ул 2006 елда Төмән дәүләт нефть-газ университетында икенче югары белем үзләштерә, инженер һөнәренә ия була. 2015 елда үзен профсоюз оешмасы җитәкчесе урынбасары итеп тәгаенлиләр, ә тагын бер елдан җитәкче дилбегәсен тоттыралар. Менә дистә елдан артык инде ул идарәлек хезмәтчәннәре мәнфәгатьләре сагында уяу тора, җәмәгать эшләрендә дә активлыгы билгеле. Шәһәрдә билгеле оешманың профсоюз лидеры буларак ул аны яшелләндерү, төзү-төзекләндерү, төрле мөһим чаралар оештырып үткәрүдә башлап йөрүчеләрнең берсе. Менә дүрт елдан артык ул махсус хәрби операция яугирләренә ярдәм итүне намус эше итеп исәпли һәм Сургут шәһәре халкын борчыган барлык көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертә. Төрле елларда Айдар Явишев “Сәлахов лабораториясе” һәм 2 нче гимназия, Балалар иҗаты үзәге мәсьәләләрен хәл итүдә күп көч сала. Ә инде төрле җәмәгать берләшмәләре эшчәнлегенә ярдәменә килсәк – ул безне, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләрен дә беркайчан да игъти барыннан калдырмый. Без – Сургут шәһәрендә яшәүче башкортлар корылтае әгъзалары, Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиалы – Ханты-Манси автономияле округы башкортларының тарихи-мәдәни үзәге, Агинәйләр коры коллективлары, башкорт телен, мәдәниятен, тарихын өйрәтүче якшәмбе мәктәбе укытучылары, төбәк мөселманнары үзәге вәкилләре – гомумән, милләттәшләре-ватандашлары Айдар Альберт улына чиксез зур рәхмәтлебез. Кайчан һәм нинди мәсьәлә белән генә мөрәҗәгать итсәктә, буш кул белән борып чыгар ганы юк, гел ярдәмгә ашкынып тора, чөнки ул шәһәр проблемаларын да, якташлары мөрәҗәгать-үтенечләрендә үзене кедәй якын кабул итә. Нефтьчеләр шәһәре заманча инфраструктурага, хәвефсез балалар мәйданчыкларына, сыйфатлы юлларга мохтаҗ. Ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү, истәлекле урыннарны саклау, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүне ул төп бурычлары итеп кабул итә. Үт кәрелгән барлык чараларда актив катнаша, Яңа ел, Ураза, Корбан гаете, сабантуе кебек бәйрәмнәргә ул һәрвакыт юмарт бүләкләр белән килә. “Минемчә, иң мөһиме – кешеләрнең хезмәтләрен бәһаларга, янәшәдәгеләргә ярдәм итәргә, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә куркып калмаска. Көчемнән килгән чакта һәр вакыт ярдәмгә әзермен”, – ди ул һәм шулай эшли дә. Ул һәммәбезгә дә ачык йөз белән ихлас ярдәм итеп тора, беркайчан да буш вәгъдәләр биргәне юк. Нәкъ менә аның кебек юмарт йөрәкле, изге күңелле якташларыбыз аркасында туган җиребездән чит төбәкләрдә яшәп тә туган телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләре безне саклап калып, артабан үстерә һәм киләчәк буынга тапшыра да алабыз да инде. Туган җиреннән иң күркәм сыйфатлар алган якташыбызны Сургут шәһәрендә эшләп килүче башка милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре дә тирән хөрмәт итәләр, чөнки аның юмарт йөрәгендә барыбызга да урын җитәрлек. Форсаттан файдаланып, Айдар Альберт улын истәлекле гомер бәйрәме белән ихлас тәбрик итеп, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сез – Чакмагыш районы гына түгел, бөтен Башкортстаныбыз, Русиянең дә асыл ир-егетләренең берсе, дибез. Киләчәктә дә юмарт йөрәгегез күркәм эшләргә дәртләндереп торуда ару-талу белми типсен, бәхетле һәм имин тормыш юлыгыз лаеклы дәвам итсен. Шушы көннәрдә генә хөрмәтле юбиляр “Бердәм Русия” сәяси партиясеннән Сургут шәһәре Думасы депутаты булыпта сайланды. Халык ышанычлысы постында да аның зур эшләр башкарачагына иманыбыз камил. Тырышлыгыгыз иминлек, ныклы сәламәтлек белән аклансын!

Күңеле изгелектән тулышкан
Күңеле изгелектән тулышкан
Күңеле изгелектән тулышкан
Күңеле изгелектән тулышкан
Күңеле изгелектән тулышкан
Күңеле изгелектән тулышкан
Автор:Гөлчирә әбдрәшитова, Ханты-Манси автономияле округы – Югра башкортлары корылтае идарәлеге аппаратының башкарма директоры.
Читайте нас