

Сабыйларны үз канаты астына алып, аларны төрле яктан үстеругә бөтен көчләрен салган, хәреф танырга, җырларга, биергә, кул эшләренә, әдәплелеккә, дус-тату булырга өйрәтүче тәрбиячеләр, кече тәрбиячеләр, тәмле ризык белән сыйлаучы пешекчеләр, балаларның сәламәтлеген кайгыртучы шәфкать туташы, бакчаның чисталыгын саклап торучы уңганнар эшли “Кояшкай”да. Балалар бакчасы мөдире Рәмилә Шакирова коллективта хезмәт салучы 46 кешенең һәркайсы турында мактау сүзләре генә әйтә. Ирина Үзәнбаева да — балаларның икенче әнисенә, җандай якын дустына әверелгән тәрбиячеләрнең берсе. Агачны яфрак, кешене хезмәт бизи — халкыбызның фәһемле әйтеме нәкъ менә аның кебек тир түгеп эшләгәннәргә атап әйтелгән. Ирина Бүздәк районының Күзәй авылында туып үскән. Мәктәптә укыганда ук укытучы булырга хыялланган. Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлаганнан соң ул Башкортстан дәүләт университетының Бөре филиалында укый, югары квалификациягә һәм “Мәктәп кәчә белем бирү педагогы” белгечлегенә ия була. — “Кояшкай” балалар бакчасында 18 ел эшлим. Дүрт төркем чыгардым. Узып баручы елда 27 баланы беренче класска озаттым. Алар белән төрле чараларда, конкурсларда актив катнаштык, призлы урыннар алдык. Белем учакларында да сынатмаслар, дип уйлыйм. Без, тәрбиячеләр, балаларның әти-әниләре белән дә тыгыз элемтәдә торабыз, аларның уйфикерләре, теләкләре белән кызыксынабыз. Алар да һәрчак бакчада оештырылган чараларда актив катнашалар, эшебездз зур ярдәм күрсәтәләр. Сентябрь аенда “Салават Кешене хезмәт бизи күпере” төркеменә 1,5-3 яшькә кадәр 17 бала кабул ителгән. “Сабыйларны тәртипкә һәм пөхтәлеккә, матурлыкны күрә белергә өйрәтү, аларның сәламәтлеген кайгырту — безнең төп бурычыбыз ”,— ди Ирина Фәһим кызы. Ләйсән Сабирова эшендә бар яклап үрнәк булырлык хезмәттәше, остазы хакында үз фикерләрен җиткерде. —Тәрбияче – ул балаларның кечкенә шатлыкларын да зур итеп күрә белүче, кешелекле, изгелекле һөнәр иясе. Ирина Фәһим кызы — шул сыйфатларның барысын да үзенә туплаган тәрбияче. Ул балалар, ата-аналар белән уртак тел табып эшли, яшьләргә чын мәгънәсендә үрнәк булып тора. Яхшы киңәшләрен кызганмый, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Балалар бакчасының уңышларында аның да салган тынгысыз хезмәте, тырышлыгы мактауга лаек. Шәхси тормышына килгәндә, Ирина Юмаш авылы егете Руслан белән матур гаилә корган, ике балага гомер бүләк иткәннәр. Гөлшат белән Илшат икесе дә югары белемгә ия. Күңелләренә ятышлы эшләре бар. Гөлшат белән Рөстәм Әскар исемле ул үстерәләр. “Кояшкай” балалар бакчасында сабыйлар күңелендә ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләугә аеруча зур игътибар бирелүен әйтеп үтәсе килә. Биредә оештырылган чаралар матбугатта һәм урындагы телевидениедә һәрчак яктыртылып тора. Ун баланың әтиләре һәм бер хезмәткәрнең улы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Башкортстан Республикасы Башлыгы боерыгына ярашлы, унысы да бакчага, кинотеатрларга түләүсез йөриләр. Логопед, психологлар алар белән индивидуаль дәресләр үткәрә. Өлкән тәрбияче Гөлшат Латыйпова халкыбызның гореф-гадәтләрен тәрбия эшендә еш куллануларын билгеләп үтте. “Бәби чәе” йоласы буенча махсус хәрби операциядә катнашучы яугирнең гаиләсенә барып, сөенечле вакыйга – сабыйлары туу шатлыгы белән уртаклашканнар. Илебез иминлеге сагында торучы якташларыбызга гуманитар, аларның гаилә әгъзаларына адреслы ярдәм оештыруда, акцияләрдә, төрле конкурсларда “Кояшкай”лылар актив катнашалар, нәниләр үз куллары белән язылган теләкләрен юллыйлар, әти-щнилэре белән бергәләп буләкләр әзерлиләр. Балалар бакчасының бер төркем хезмәткәрләре дә махсус хәрби операциядәге яугирләр өчен өй токмачы кисү буенча хәйрия акциясендә катнашкан. “Улларыбызга, алгы сызыкта йөрүче якташларыбызга туган як сәламе, кулларыбызның җылысы көч өстәсен, җиңүгә рухландырсын”, — дигән теләкләр белән башкарган алар бу изге эшләрен. Ватаныбызның булачак патриотларын үстерүдә, лаеклы буын тәрбияләүдә салган хезмәтләре очен “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы хәрби часть командованиесе һәм ”Башкортстан” полкы командирының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. ...Һәр иртәдә иң җаваплы, иң изге һөнәрне үз иткән тәрбиячеләргә ата-аналар балаларын ышанып тапшыра, тыныч күңел белән эшкә китә. Кояшлы, якты, үзенә тартып торучы бакчада нәниләрнең һәр сәгать-минуты кызыклы, файдалы үтсен өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмый алар. “Балалар белән бергә үткәргән шатлыклы минутлар, сабыйларның сәламәт булып, елмаеп “Кояшкай” ишеген ачып керүләре күңелемә канатлар куя”, — ди Ирина Фәһим кызы. Сабыйларны үз баласыдай якын күреп, эшләрен яратып, күңел биреп башкарганнар менә шулай дип әйтә ала.