ИГЕНЧЕ
+8 °С
Дождь
Новости
1 Октября , 14:59

Өлкәннәрне тәбрикләп

Бүген район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган күркәм концерт булды.

title
Өлкәннәрне тәбрикләпӨлкәннәрне тәбрикләп
Өлкәннәрне тәбрикләп

Анда килүчеләрнең игътибарын фойедан ук  Балалар сәнгать мәктәбе коллективы әзерләгән күркәм фотозона һәм район үзәк китапханәсенең китаплар күргәзмәсе җәлеп итте, волонтерлар өлкәннәрне каршы алып, тамаша залына үтәргә ярдәм итте. Бәйрәм концертына килгән өлкәннәрне муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов һәм  район ветераннар советы җитәкчесе Идгар Габдрахман улы Еникеев тәбрикләп, ихлас теләкләр җиткерде. Концерт чын иҗат бәйрәменә әверелде. Сәхнәдә район мәдәният йортының сәхнә осталары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм сәхнә ветераннары үзләре чыгыш ясады. Һәр чыгыш җылылык һәм ихласлыгы белән аерылып торды, тамашачылар күңелендә бәйрәм хис-кичерешләрен уятты. Алар талантлары һәм осталыклары белән тамашачыларга онытылмаслык шатлык һәм илһам минутлары бүләк итте.   (Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең алдагы санында укырга була).Өлкәннәрне тәбрикләп Бүген район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган күркәм концерт булды. Анда килүчеләрнең игътибарын фойедан ук  Балалар сәнгать мәктәбе коллективы әзерләгән күркәм фотозона һәм район үзәк китапханәсенең китаплар күргәзмәсе җәлеп итте, волонтерлар өлкәннәрне каршы алып, тамаша залына үтәргә ярдәм итте. Бәйрәм концертына килгән өлкәннәрне муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов һәм  район ветераннар советы җитәкчесе Идгар Габдрахман улы Еникеев тәбрикләп, ихлас теләкләр җиткерде. Концерт чын иҗат бәйрәменә әверелде. Сәхнәдә район мәдәният йортының сәхнә осталары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм сәхнә ветераннары үзләре чыгыш ясады. Һәр чыгыш җылылык һәм ихласлыгы белән аерылып торды, тамашачылар күңелендә бәйрәм хис-кичерешләрен уятты. Алар талантлары һәм осталыклары белән тамашачыларга онытылмаслык шатлык һәм илһам минутлары бүләк итте.   (Бу хакта тулырак "Игенче" гәзитенең алдагы санында укырга була).

Өлкәннәрне тәбрикләп
Өлкәннәрне тәбрикләп
Өлкәннәрне тәбрикләп
Өлкәннәрне тәбрикләп
Өлкәннәрне тәбрикләп
Өлкәннәрне тәбрикләп
Өлкәннәрне тәбрикләп
Өлкәннәрне тәбрикләп
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас