

Чынлап та, андыйлар белән аралашу бетмәстөкәнмәс күңел җылысы бирә, тормыштагы туган бик күп сорауларга бер утырып сөйләшүдән үзеңә җаап табасың. Без Фәния Ногман кызы Даутованың пөхтә, зәвык белән җыештырылган фатирында әңгәмәләшеп утырабыз. Фәния апага һич кенә дә 98 яшь биреп булмый: зиһенле, зирәк акыллы, терекөмештәй җитез, сүз агышында мәкаль, әйтем такмакларны бик еш куллана. Сугыш еллары баласы буларак: “Күрде инде башлар күр мәгәнне, бер китап язарлык булды”, — дип сүз башлады ул. – Мин 1928 елның 28 февралендә колхозчылар Ногман белән Гыйльминур гаиләсендә Чакмагыш районынын Байбулат авылында дөнъяга килгәнмен. Балачагым шул елларда гылардан берни белән дә аерылмый. Без 10 бала булып, мин – тугызынчысы. Миннән соң кече энем туган. Байбулатта өченче классны тәмамлагач, Рәҗәп урта мәктәбенә йөреп укыдык. Ул вакытта юллар начар, кышлар да карлыбуранлы була иде бит. Мәмдух абыем ( ул бик яхшы укыды, классларында староста да иде) юлны таяк белән алдан капшап бара, без кайтканда адашмас өчен юл читенә таяклар кадап, артыннан барабыз. “Йөртә безне язмышлар...”, — дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. 12 яшемдә зур абыем Нариманның баласын карашырга дип Мәскәүгә алып киттеләр. Абыем чакыргач, әтием дә башкалага килеп, пекарняда эшли башлады. Аның эштән кайтуын түземсезлек белән көтә Йөртә безне язмышлар... идем: авызда тотарлык тәмле булка, клиндерләр алып кайта иде ул. Әле дә хәтердә: зур баракның чаршау белән бүленгән бер бүлмәсендә буржуйка белән җылытып, өч гаилә яшәдек. Эшендә алдынгы, тырыш булганы өчен әтигә өч бүлмәле фатирга ордер бирделәр. Өлгерә алмады – гаиләсен алып килергә җыенган көнне сугыш башланды... Безне – балалыктан чыкмаган 141516 яшьлек үсмерләрне җыеп, окоп казырга дип алып киттеләр. Ул окоплар лабиринт формасында булып, такта белән идәнтүшәмнәре ныгытылып, өстенә туфрак өелгән була иде. Без — кызлар, окоплар икәнлеге сизелмәсен өчен аның өстенә чәчкәләр утыртып чыга идек. “Хаус” дигән ныгытылган җиргә (нигә алай дип атаганнардыр) кызлар чиләк белән су ташыса, малайлар ком ташып өяләр иде. Ул фугас бомбаларын җиргә төшкәч сүндерер өчен икән. Дүрт ай үткәч хатынкызларны, балаларны эвакуацияләү башланды. Җиңгәчәй белән бездә туган якларга юл тоттык. Мәскәүдән товар поездында ун биш тәүлек кайттык. Тугыз көнлек кенә паек биргәннәр иде, ул да ашалып бетте. 16 көнне Чишмә станциясенә килеп җиттек. Бәләкәй арба тартып, башта Түрешкә, аннан Байбулатка җәяү кайтып егылдык. 1943 елда өлкән яшьтәге әткәем сукыр эчәге шартлап вафат булды, бөтен тормыш авырлыгы инәкәем җилкәсенә төште. Шуңа өстәп, разведчик Мәмдух абыемның да «батырларча һәлак булды» дигән хәбәрен алдык. Ул Украинаның Киров шәһәрендә туганнарка берлегендә җирләнгән. Сынмады әнкәем, сыгылмады, фронт өчен дип көнетөне эштә булды. Мин бик тырыш, үҗәт идем, Мәскәүдән кайткач укуымны дәвам иттем, яхшы билгеләргә өлгәштем. Белова фамилияле (исемен хәтерләмим) укытучы рус теленә мәхәббәт уятты, болай да башкалада яшәп татар телен оныта башлаган идем, миңа аны үзләштерү бик җиңел бирелде. Төгәл фәннәрдән математиканы яраттым. Уку дигәч тә, безнең укуларыбыз кыш көне генә башлана иде. Көчтән килгәнчә колхоз эшенә йөрдек. Төнлә фурман белән амбарга бозлы көлтәләр ташыйбыз, көндезләрен ат көче белән молотилкада ашлык сугабыз. Үтереп йокы килә: көлтәләр астына кереп йоклап китсәк, барабанчы Галимулла абый сәнәк белән төрткәләп уятып, эшкә җигә. Ачлык, ялангачлык, әтисезлек. Мин сигезенче класста укыганда урманнан ашарга дип “кәҗә сакалы” (аны ирен өргеч диптә атыйлар иде) җый ганда бик каты аллергия булып, түшәккә егылдым. Озак авырдым, гел «бишле» билгеләренә генә укыганга тугызынчы класска имтихансыз гына күчерделәр. Җәйләрен үлән белән туклана идек, кычыткан, какы, юа, балтырган, сәрдә үләне, зәңгәр, сары кәккүк үләне, сарана безне ач үлемнән саклады. Кәлҗемә коймагы эләксә —бәйрәм иде! Аның хакында хәтта такмак та чыгардылар: Сагындырдың, әй, кәлҗемә, Якын дустым, кәлҗемә. Кәлҗемә ашыйсың килсә, Көчләреңне җәлләмә! Әнкәем эштән кайткач тә линкәгә ике калак он салып туглый да, кайнап торган сулы казанга сала, берике бәрәңге өсти. Шуны эчәбез дип әйтү дөресрәк булыр — атлаган саен корсактагы су шатор-шотыр тавыш чыгара (көлә). Авыр за маналар иде — бер уч бодай алган өчен дә төрмәгә утырталар, өй тулы ачлыктан шешенгән балалар кала, дип уйламыйлар да. Идарә, идарә, Идарә кая бара? Колхозчылар эштән кайта — Итәк асларын кара. Салкын кышларда өйне җылы ту өчен чана тартып урманга барабыз, аны тураклап базга сала идек. Сизсәләр, тартып алалар. Бодайны ярмага әйләндерер өчен дә базга төшәбез. Кан чире белән бик күпләр вафат булды, гаиләләре белән үлүчеләр дә булды, иң якын ахирәтем Гөлнисаны да югалттым. Инәкәем ушлырак булгандыр инде: башта башакларны озаклап кайната, ямьяшел булып агуы суга чыга, аннан су буена алып төшеп, юкә иләк аша кат кат юа иде. Авыл фельдшеры Хәүлә апа әнине Чакмагышка дарулар алырга җибәрә, шуның өчен безгә бер кило он бирәләр. Безне күбрәк бәрәңге коткарды, дисәм дә дөрес булыр. Хәтеремдә, инәкәемне Бүздәк районы Каразирек авылына бодай урырга җибәрделәр. Эшләгән өчен өлешен биргәч, безгә кайтара, мин ипи пешерәм. Аның өчен энем Вазих бер чиләк бәрәңгене кыра да, шуңа азрак он салып, иртән мәктәпкә киткәнче ипине мичкә тыгып китәм. Ипи! Кайларда йөртми кешене Язмыш дигәнең, кызык. Чыкмас идең авыр юлга, Тарта җыясы ризык... Мин дә, унынчы классны тә мамлагач, Хөсниҗиһан исемле дус кызымның паспорты белән (үземә бирмәделәр) Свердловск өлкәсе Аят дигән җирегә торфка киттем. Өлкән кызларның өс башларын карап, урынҗир әй берләре алып кайтулары кызыктыргандыр инде. Хезмәт авыр: машина торф кисә, барлык эш кул көче белән башкарыла. Баракта яшибез, паекка ипи бирәләр. Суык, юеш, җәйләрен сазлыкта бик еш кына яшен уйный. Минем күз алдым да биш рус кызын яшен сугып үтерде. 1947 елда сеңлем Гыйздинур белән Чакмагышның кечкенә генә райфо бүлмәсендә яши башладык. Мин типографиягә эшкә урнаштым, кулдан хәреф җыеп гәзит чыгара идек. Бер елдан Уфага китеп, тимер юлын да эшли башладым. Приют станциясеннән Кропачевога кадәр шпаллар тезеп юл салдык. “Күрмәгәннең күрәсе килә”, — диләрме әле? 1949 елда тугыз кыз, җыелышып, Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе Маргелан шәһәренә туку комбинатына эшкә дип юл алдык. Эшкә өлгер идем, дүрт станокны хезмәтләндер дем. Сурәтемне Мактау тактасына куйдылар. Яшьлегемнең иң матур мизгеләре булгандыр ул. Акча күп, туганнарыма да мамык юрганнар сырып җибәрәм. Кичләрен бию мәйданында җыелып “вечер” сугабыз. Ә шулай да туган як өзелеп сагындыра, эштән отпускага да җибәрмиләр. Кайтырга булдым мин. 1958 елда энем Вазих Казахстанга Караганда шәһәренә үз янына чакырды. Анда да тимер юлга эшкә урнаштым. Утыз өч яшемдә гомерлек тормыш юлдашым – Аскын районыннан чибәр, мәһабәт гәүдәле башкорт егете Таһир җанымны очраттым. Үзем дә чибәр идем, юан озын толымлы, зәп-зәңгәр күзле, нечкә билле кызны ошатмаслык түгел иде! Таһирҗаным бик матур җырлый, өстәвенә биюче дә. Озак та тормый кавышып, бергә яши башладык. Безгә өч бүлмәле фатир бирделәр. 1961 елда улым Нәфис, 1965 елда игезәкләрем Рамил белән Равил туды. Яшәвебезгә ун ел тулганда сеңлем: “Чакмагышта бик зур “Гидравлика” заводының филиалы төзелде, эшче көчләр кирәк”, — дип язгач, туган якларга кайтырга булдык. Хаклы ялга чыкканчы заводта хезмәт салдым, өч бүлмәле фатир бирделәр, күмәк бакчада җиләк-җимеш үстереп, бик матур яшәдек Таһирым, улларым белән.Тик яман чир хәләлемне алып китте. Нишлисең, тормыш дәвам итә, үлгән артыннан үлеп булмый. Улларым — алтын баганаларым, таянычым булдылар. Укып чыгып, һөнәрләре буенча эшләп йөриләр. Төзүче-мастерлар, мактаулылар. Инде егерме ел Мәскәү төзелешендә эшлиләр, кулларыннан килмәгән бер эш тә юк. Бер хыялым тормышка ашмый калды: балачактагы Мәскәүнең Кунцево станциясен күрәсем килгән иде, танымаслык булып үзгәргәндер инде. Мин үткән елларым, тормышым белән дә бик канәгать. Заманында коммунистик хезмәт ударнигы да, хезмәт ветераны да булдым. Бихисап Мактау грамоталары, медальләргә иямен. Китапханәгә укучылар белән очрашуларга йөрим, райондагы бер Җиңү парадыннан да калганым юк. 8 оныгым, 8 туруным — минем иң зур байлыгым. Дөнья имин генә булсын, без күргәннәрне аларга күрергә язмасын. ... Әңгәмәм герое белән бик озак сөйләштек. Аның язмышындагы очраган бер авырлык алдында да югалып калмыйча, тормышны яратып яшәвенә сокланып саубуллаштык. Ул мине озата чыкты. Бөтен җирне күз явын алырлык аклык, пакьлек чолгап алган. Күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер сиңа, мөхтәрәм Фәния апа.