+1 °С
Облачно


Ул октябрьнең беренче көнендә билгеләп үтелә. Бу көн барлык өлкән буынга намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен тирән ихтирам һәм җылы рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге бирә. Әлеге матур бәйрәм уңаеннан Көсәкәй авылы клубы вәкиле һәм Үрнәк авылы биләмәсе башлыгы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова Сафиуллиннар гаиләсен котладылар. Хөрмәтле парга ныклы сәламәтлек, яхшы кәеф, туганнарының һәм якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп яшәвен теләделәр.