ИГЕНЧЕ
+4 °С
Облачно
Новости
2 Октября , 10:00

Иң яхшы проектлар санында

Республика белән идарә итү үзәгендә “Хезмәт”  III Бөтенрусия муниципаль премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

title
Иң яхшы проектлар санындаИң яхшы проектлар санында
Иң яхшы проектлар санында

 Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров кушуы буенча узган чара бөтен илдән иң яхшы идарә карарларын сайлап алу нәтиҗәсе булды. Иң яхшылар унлыгына 11 номинация буенча бүленгән 2200 проект керде – һәр категориядә 200 инициатива.           

Меңләгән гариза арасыннан сайлап алу комиссиясе Башкортстан Республикасыннан 54 проектны бүлеп бирде. Алар арасында "Ватанны саклаучылар" дәүләт фондының социаль координаторы Резидә Зәкәрия кызы Ильясова һәм Юмаш урта мәктәбе директоры Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина проектлары бар. Әлеге тормышка ашырылган инициативаларның авторлары БР Башлыгы хакимиятее җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хатларына лаек булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне муниципаль идарә үсешенә керткән өлешләренең әһәмиятен ассызыклап, Искәндәр Рәүф улы Әхмәтвәлиев тапшырды.

Иң яхшы проектлар санында
Иң яхшы проектлар санында
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас