

Рәсимә Рәүф кызы тумышы белән Рәҗәп авылыннан. Урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Башкорт дәүләт педагогия институтында югары белем ала. Үзенең яраткан фәне – физика дәресләрен ул җанлы, кызыклы итеп үткәрә, укучыларны заманча технологияләр белән эш итэргэ, кирәкле мәгълүматны сайлый белергә өйрәтә.
“Укытучы – ул изге һөнәр. Шуңа күрә кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез. Укытучы исеменә лаек булу – зур батырлык. Чөнки бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр”, – ди җаваплылык, тырышлык һәм башка бик күп күркәм сыйфатларны үзенә туплаган мөгәллимә.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Сәлихова укытучысының, фикердәшенең белем учагын үстерүгә бәяләп бетергесез хезмәт салуын билгеләде.
–Рәсимә Рәүф кызы – үз һөнәренә, мәктәбенә һәм балаларга тугры булган, тәҗрибәле, таләпчән педагог. Озак еллар дәвамында уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм мәктәп директоры булып эшләде. Аның һәр эшкә зур җаваплылык белән каравы, яшь белгечләргә ихлас ярдәме, педагогик осталыгы тирән хөрмәткә лаек. Исемнәрен баш хәрефләр белән язарлык укытучы белән янәшә эшләвебез безнең өчен зур горурлык.
Рәҗәп мәктәбен тәмамлаучылар арасында илебез, республика күләмендә киң танылу яулаган шәхесләр бар. Мактаулы исемнәргә лаек булган укучылары белән горурлана Рәсимә Рәүф кызы. Алар туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән һәрвакыт ныклы элемтәдә тора. “Миңа физика бик ошый. Киләчәктә шушы фәнне үз итәсем килә...” Укытучыларының куңеленә канат куярлык бу сүзләрне унынчы-унберенче класс укучылары арасында да әйтүчеләр бар. Белем учагында йөрәк түрләренә салынган орлыклар, һичшиксез, матур шытымнар бирми калмас.
Яшь белгеч Гөлшат Хәкимова рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып хезмәт сала. Рәсимә Рәүф кызы – аның өчен остаз да, киңәшче дә. Туган төбәгенең һәр сукмагын белгән, урман-болыннарын иңләп-буйлап үскән укытучы балалар күңелендә туган җиргә, туган ягына мәхәббәт тәрбияли, аларны олы тормышка әзерли. Фидакарь хезмәт нәтиҗәләрен күрү дә куанычлы.
Һәр иртәдә укучыларны дәресләргә чакырып кыңгырау чыңлый. Аларны олы йөрәкле, ихлас җанлы укытучылар каршы ала. Рәҗәп урта мәктәбендә 69 укучыга 12 укытучы белем бирә, төрле фән серләрен үзләштерергә ярдәм итә. Быелгы уку елында 7 бала беренче класска укырга килгән. Башка белем учакларындагы кебек, биредә дә мәктәп тормышы казандай кайнап тора. Ел дәвамында төрле чаралар оештырыла, укучылар иҗади бәйгеләрдә, конкурсларда, фәнни-тикшеренү эшләрендә, спорт ярышларында актив катнашалар. Болар хакында мәктәп диварына куелган мактау-бүләкләр бик ачык сөйли. Рәсимә Рәүф кызы “Яшьлек“ театр коллективын җитәкли. Яшь артистлар, конкурсларда уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар алганнар, Гран-прига лаек булганнар.
Рәсимә Рәүф кызының педагогик стажы 42 ел. Тынгысыз күңелле изге һөнәр иясе “Башкортстан Республикасының халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Мәгариф министрлыгының, район, авыл биләмәсе хакимияте, мәгариф бүлеге, хатын-кызлар советының Диплом, Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Һәр авыл мөгәллименеке кебек, Рәсимә Рәүф кызының да үз өе, үз хуҗалыгы бар. Тормыш иптәше Камил укытучы хезмәтенең никадәр тынгысыз һәм җаваплы булуын аңлап, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтеп тора. Шуңа да җәмәгате дүрт дистә елдан артык һәр көн иртән тыныч күңел белән укучылары янына ашыга.
Гаилә хәле турында сөйләгәндә халкыбызның тагын бер мәкален искә төшереп үтәсе килә. “Ир бала туса, өеңә бер фәрештә, кыз бала туса – җитмеш фәрештә кунар”,- диләр. Гарифуллиннар дүрт кызларына тормыш бүләк иткәннәр. Барысы да югары белемле, үз тиңнәре белән гаилә корганнар. Рәсимә белән Камил балалары һәм сигез оныклары өчен дә җан атып яшиләр.
... Быел үзенең күркәм юбилеен каршыларга әзерләнүче мөгәллимәгә мин бәхет турында сорау бирүне кирәк дип тапмадым. Рәсимә Рәүф кызы кебек башкаларга үрнәк, яшьләргә якты маяк булырлык гомер кичерү, хезмәттәшләренең, укучыларының ихтирамын тоеп яшәү – иң зур бәхеттер. Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, ул буген дә көч йә сабырлык җитми калганда сиздермичә ярдәм итүче, балаларның мең соравына җавап бирүче, тиешле урында мактап, кирәк икән - яклап, туган мәктәбендә тир түгуче укытучы, укучыларының иң якын дусты булып кала.