ИГЕНЧЕ
+10 °С
Облачно
Новости
13 Октября , 09:28

Безнекеләр сынатмады

7-9 октябрь көннәрендә Туймазы шәһәренең Балалар иҗат сараенда һәм Кандракүл базасында «Башкортстанның яшел эзе» республика экологик слеты  узды. Командалар конкурсның беренче читтән торып этабын үттеләр һәм республиканың иң яхшы җиде командасы арасына кереп,  слетның көндезге этабында катнаштылар. Катнашучылар төрле конкурсларда һәм активлыкларда көч сынаштылар, «Русия суы» Бөтенрусия акциясенә кушылдылар, шулай ук Халыклар дуслыгы аллеясын утыртуда катнаштылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Безнекеләр сынатмадыБезнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады

         

         Әлеге чаралар йомгаклары буенча безнең район  командасы аеруча зур уңышларга иреште. Алар визиткалар конкурсында Гран-при яуладылар һәм эко-уенда, «Минем яшел календарем» күзәтү көндәлегендә һәм «Объективта – табигать» фотокроссында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Барлык катнашучыларга, оештыручыларга рәхмәт белдерәбез – бергәләп сез табигатьне саклау эшчәнлегендә мөһим адымнар ясыйсыз. Барыгызга да алга таба җиңүләр һәм яңа экологик инициативалар телибез!

Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас