

Русия Кораллы Көчләре сафларына 11 яшь райондашыбыз – Радим Әгъзамов, Илнур Әхмәтгәрәев, Айдар Батыргәрәев, Илнар Галин, Азамат Гыйлемханов, Илнар Ибраһимов, Алексей Порываев, Данил Фадеев, Азат Хөсәенов, Динислам Шәрифуллин, Ролан Якупов чакырылды. Районның хәрби комиссариаты алдында алар белән ерак юлга чыгар алдыннан саубуллашу өчен әти-әниләре, туганнары һәм дуслары килде. Егетләрне хәрби хезмәткә озату тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, хәрби комиссар урынбасары Азамат Азат улы Гәрәев, районның имам-мөхтәсибе Дилшод Касыймходжаев, Юмаш авылындагы Христос Раштуасы исемендәге храм рухание Евгений Ионов та катнашып, яшь якташларыбызга уңышлар, үзләрен тик яхшы яктан гына танытуларын һәм һәрчак илебезнең, кече Ватаныбызның, аларга зур өметләр баглаган әти-әниләренең лаеклы уллары булып калуларын теләделәр. Булачак солдатларны озатып калучы туганнарының: "Кояшлы, матур иртәдә озатып калабыз, шушындый ук кояшлы көндә сөенеп каршы алырбыз дип ихлас көтеп калабыз", – дигән теләкләренә кушылып, без дә, дөньялар имин булып, нәкъ бер елдан егетләребезнең ил алдындагы изге бурычларын чакмагышларча лаеклы үтәп, сау-сәламәт булып, туган якка әйләнеп кайтуларын теләп калабыз. Бу хакта тулырак “Игенче” гәзитенең алдагы санында укырга була.