ИГЕНЧЕ
+6 °С
Ясно
Новости
16 Октября , 04:42

Әтиләргә багышлап

Русиядә 2021 елдан башлап һәр октябрь аеның өченче якшәмбесендә Әтиләр көне билгеләнә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Әтиләргә багышлапӘтиләргә багышлап
Әтиләргә багышлап

 Быел ул 18 октябрьгә туры килә. Шушы күркәм бәйрәм алдыннан район үзәгендәге балалар модельле китапханәсендә “Әтиләр турында – ярату белән” дип исемләнгән әдәби-уен кичәсе үтте. Анда Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 2 “б” сыйныфы укучылары әтиләре белән бергә катнашты. Очрашу Башкортстанда игълан ителгән Зур һәм тату гаилә, “Гаилә” (национальный проект “Семья”) гомумдәүләт проекты еллары, шулай ук “Китапханә белән гаилә” клубы чикләрендә оештырылды һәм иң ныклы, көчле һәм хәстәрчел кешеләр – әтиләргә багышланды. Чара барышында балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның Русиядә һәм башка илләрдә ничек һәм кайчан билгеләнүе турында мәгълүматларны тыңладылар. Артабан әңгәмә җылы хәтирәләр белән дәвам итте, укучылар әтиләренә рәхмәт сүзләрен, ихлас теләкләрен җиткерделәр, аларга багышланган җырлар башкарып, шигырьләр укыдылар. Чараның иң күңелле мизгелләре ул әтиләр һәм балаларның күңелле бәйгесе булгандыр, мөгаен. Хәрәкәтле бәйгеләрдә, шаян гаилә конкурсларында һәркем осталыгын, җитезлеген, белемен һәм команда рухы ныклыгын күрсәтә алды. Бәйрәм атмосферасын “Әти белән янәшә бер киртә дә куркыныч түгел” дигән китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәсе тулыландырды. Ул әтиләр хәстәрлеге темасын әдәби әсәрләр аша ачып, иң кадерле кешеләргә хөрмәт, мәхәббәт һәм рәхмәт тойгылары ничек яңгыраганын чагылдырды. Чара гаиләдәге мохиттәгечә җылы, бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. Анда катнашучылар чагу тәэссоратлар, яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр белән бүлешеп, аны оештыручыларга бик тә рәхмәтле булуларын белдерделәр.

Автор:Илмира Шәфыйкова.
Читайте нас