ИГЕНЧЕ
-1 °С
Облачно
Новости
19 Октября , 09:28

Булачак инженерлар «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятендә кунакта

Газ тәэминаты тармагы эчтән ничек корылган?

Добавить в предпочтительные источники Google
Булачак инженерлар «Газпром газораспределение  Уфа» җәмгыятендә кунактаБулачак инженерлар «Газпром газораспределение  Уфа» җәмгыятендә кунакта
Булачак инженерлар «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятендә кунакта

 Безнең йортларда уңайлылык тәэмин итә торган системаларның ышанычлы эшчәнлеге артында нәрсә тора? Узган атнада бу сорауларга җавапны Чакмагыш гимназиясенең инженерлар сыйныфы укучылары эзләде. «Профминимум» программасын, «Яшьләр һәм балалар» («Молодежь и дети») милли проектын һәм «Профессионалитет» федераль проектын тормышка ашыру чикләрендә балалар «Газпром газораспределение  Уфа»ның Чакмагыштагы комплекслы хезмәтендә кунакта булдылар. Чара танышу сәфәре генә түгел, ә чын мәгънәсендә һөнәргә чуму иде. Хезмәт белгечләре гимназистларга заманча энергетикада инженер булуның мөһимлеге турында сөйләделәр. Балалар һөнәри осталарның ничек эшләвен үз күзләре белән күзәттеләр, газ бүлү системаларын эксплуатацияләү үзенчәлекләре һәм бүгенге көндә тармакка нинди технологияләр кертелүе турында белделәр.            Булачак инженерлар  өчен бу мәктәп – физика дәресләре һәм реаль җитештерү арасындагы бәйләнешне күрү өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый очрашулар балаларга булачак һөнәр сайлауга аңлы рәвештә якын килергә һәм инженерның дөньяны яхшы якка үзгәртә торган һөнәр икәнен аңларга ярдәм итә. Чакмагыш гимназиясе җитәкчелге Чакмагыштагы  комплекслы хезмәт коллективына җылы кабул итүләре, кызыклы экскурсия  һәм укучыларга илһам биргәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Булачак инженерлар «Газпром газораспределение  Уфа» җәмгыятендә кунакта
Булачак инженерлар «Газпром газораспределение  Уфа» җәмгыятендә кунакта
Булачак инженерлар «Газпром газораспределение  Уфа» җәмгыятендә кунакта
Булачак инженерлар «Газпром газораспределение  Уфа» җәмгыятендә кунакта
Булачак инженерлар «Газпром газораспределение  Уфа» җәмгыятендә кунакта
Булачак инженерлар «Газпром газораспределение  Уфа» җәмгыятендә кунакта
Булачак инженерлар «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятендә кунакта
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас