

«Позывной "Башкир"» (Лариса Абдуллина) — китапта безнең якташларыбызның каһарманлыгы, аларның чын документларга нигезләнгән язмышлары сурәтләнгән.
«СВО — я вышел из боя живым» (Мөнир Кунафин) — әсәр солдат күңеленең нечкә якларын ача, ут эчендә дә кешелеклелекне саклап калуның никадәр мөһим булуын күрсәтә.
«Непокоренные» (Юрий Хоба)
— бу китап авырлыклар алдында баш имичә, сынмыйча калган кешеләрнең рух ныклыгы турында сөйли. Китапханәче билгеләп үткәнчә, бу басмалар — киләчәк буын өчен тарихи хәтерне саклау чарасы. «Балалар бу китаплардан хакыйкатьне белсен, ә өлкәннәр геройларны онытмасын иде», — диде ул.
«Мама, у меня всё нормально»
Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе — махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре белән әңгәмә булды. Аналар күз яшьләре аша улларының балачагын, аларны хәрби хезмәткә озату мизгелләрен искә алдылар. Һәрберсе өчен иң кадерлесе — фронттан килгән кыска хәбәр: «Мама, у меня всё нормально, жив, здоров». Аларның сабырлыгы һәм ныклыгы залда утыручы һәркемнең күңелен кузгатты.
Балаларның җылы сүзләре. Мәктәп укучылары да читтә калмады. Алар Туган илне, якты киләчәкне яклаучыларга багышлап шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук һәркем үзенең йөрәк җылысын салып, солдатларга хатлар язды. «Кадерле солдат, без сине бик көтәбез. Исән-сау әйләнеп кайт!» — дигән гади, әмма ихлас сүзләр бүген иң кадерле дога булып яңгырады. Балалар фронт стилендәге «өчпочмаклы» хатларны да матур итеп бизәделәр. Чара Ватан өчен гомерләрен биргән батырларны бер минут тынкалу белән искә алу һәм аларның якты истәлегенә аналарга чәчәкләр белән бүләкләү белән тәмамланды. «Геройлар еракта түгел, алар безнең арада — күрше урамда, күрше йортта яши. Аларны көтү, алар белән горурлану, аналарына ярдәм итү — безнең уртак бурычыбыз. Шул вакытта гына безнең илебезне беркем дә җиңә алмас», — дип ассызыклады чараны оештыручылар.