-1 °С
Облачно


Ул көнне район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалеев «Русия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Бу бүләк аның күпьеллык намуслы хезмәтен, югары һөнәри осталыгын һәм ветеринар-санитар иминлек тәэмин итүгә керткән зур өлешен тану булды. Радмир Фәнил улының эшчәнлегенең төп юнәлешләре арасында профилактика һәм эпизоотик чирләргә каршы чаралар оештыру, хуҗалыкларның ветеринар санитар торышын контрольдә тоту, белгечләргә методик ярдәм күрсәтү һәм район территориясендә ачык ветеринария хисабын тәэмин итү дә бар.
Радмир Фәнил улын югары дәүләт бүләге белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар телибез!