

Аның максаты – яшьләрне коррупцияне профилактикалауда катнашуга, коррупция күренешләрен булдырмау өчен аңа каршы социаль реклама эшләүгә һәм куллануга җәлеп итү, коррупциягә каршы көрәш һәм халыкны коррупциягә каршы агарту өлкәсендә эшчәнлек алып баручы органнар белән җәмгыятьнең үзара хезмәттәшлек практикасын формалаштыру. Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәсендә “Коррупциягә каршы бергәләп!” темасына рәсем һәм видеороликларны яклау чарасы оештырылды. Мәгариф учреждениеләреннән барлыгы 5 рәсем һәм 3 видеоролик кабул ителде. Беренчел сайлап алудан соң финалга 4 рәсем һәм 3 видеоролик чыкты. Анда катнашучылар үз эшләрен тәкъдим итте һәм якдлады, ә компетентлы жюри әгъзалары аларга гадел бәһа биреп, иң яхшыларын сайлап алды. Бу хакта тулырак – киләсе санда.