ИГЕНЧЕ
+1 °С
Облачно
Новости
21 Октября , 10:10

“Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм...”

Районыбызда яшь буын вәкилләренә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бүленә.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм...”“Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм...”
“Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм...”

Бу эшчәнлеккә мәгариф учреждениеләренең педагоглар коллективы гына түгел, башка оешмалар да кушыла. Күптән түгел ДОСААФның урындагы бүлекчәче һәм Яшьләр үзәге хезмәткәрләре берлектә үт кәргән “Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм” дип исемләнгән чираттагы чара – шушы эшчәнлекнең чагылышы булды. Ул Хәрби хезмәткә чакырылучылар көненә багышланды. Анда районыбызның озакламый армия сафларына чакырылачак егетләре, мәктәпләр укучылары, яшь армиячеләр, Башкортстан аграртехнология колледжының райондагы филиалы студентлары катнашты. Чараның төп һәм дулкынландыргыч мизгелләре – ул район “Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм...” хәрби комиссариатының төп белгечэксперты Азамат Азат улы Гәрәевның булачак солдатларга чакыру кәгазьләре тапшыруы булды. Озакламый илнең Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак яшьләргә изгелекле теләкләр белән махсус хәрби операциядә катнашучы «Кеша» позывнойлы яугир якташыбыз һәм хәрби   патриотик эшчәнлекнең муниципаль координаторы Руслан Марсель улы Гыйрфанов мөрәҗәгать иттеләр. Тантаналы өлеш тәмамлангач, булачак солдатлар пневматик мылтыктан ату буенча ярышларда катнаштылар. Алар барысы да хәрби эш нигезләрен яхшы үзләштерүләрен дәлилләделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң мәргән һәм оста атучылар булып Башкортстан аграртехнология колледжының райондагы филиалы егетләре танылды, Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары икенче, гимназиядә белем алучы үсмерләр өченче урынны яулады. “Мондый чаралар – чын мәгънәсендә батырлык мәктәбе ул. Алар яшь буын вәкилләре нә армия хезмәте һәм дуслыгы, андагы тәртип һәм җаваплылык турында белеммәгълүматлар туплап, бу хезмәткә яхшырак әзерләнергә ярдәм итә. Армия гә барачак егетләргә җиңел хезмәт елы һәм тугры дуслар юлдаш булуын телибез!” – ди чараны әзерләп үткәрүче Яшьләр үзәге белгече Ирина Хәбиб кызы Мансурова.

“Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм...”
“Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм...”
“Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм...”
“Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм...”
“Русиягә хезмәт итәргә өйрәнәм...”
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас