Күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы, мәгариф системасын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен муниципаль район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатлары белән Чакманыш гимназиясе укытучысы Лилия Мөхәммәт кызы Дәүләтова, Чакмагыш беренче балалар бакчасы мөдире Резеда Тәлгать кызы Сәлимова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең математика укытучысы Лидия Кәүсәр кызы Латыйпова, Рәҗәп урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зилирә Сабит кызы Әхмәдиева (сәламәтлек торышы буенча килә алмады), Калмашбаш авылы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Фәнзилә Мәсгүтҗ кызы Зиннәтуллина, Рапат урта мәктәбенең инглиз теле һәм информатика укытучысы Миләүшә Финат кызы Халикова бүләкләнде. Башкортстан Республикасы юстиция эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе Владимир Иванович Спеле республика тарафыннан яңа уку елына билгеләнгән бурычларны билгеләп үтте, мөһим юнәлешләргә тукталды, мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләп, БР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Бу лаеклы бүләккә Чакмагыш гимназиясенең рус теле һәм әдәбияте укытучысы Эльза Расих кызы Махиянова, 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Алия Рәшит кызы Зөбәерова лаек булды. 2024 елда Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы территориясендә Бердәм дәүләт имтиханын югары дәрәҗәдә оештырып үткәргәне өчен Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты белән район мәгариф бүлегенең хуҗалык-эксплуатация бүлеге мөдире Илнур Ильяс улы Насыйбуллин, гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлшат Шамил кызы Нәбиуллина бүләкләнде.у