Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында бүген Чакмагышта гимназиянең яңа заманча башлангыч мәктәбе ачылды. Тантаналы чарада мәртәбәле кунаклар – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Илдус улы Фазрахманов, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район хакимияте башлыгының урынбасаралары, төрле оешма-учреждениелә җитәкчеләре катнашты. Алар укучыларны һәм педагогаларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлап, иң ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында таныша аласыз.