ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Образование
16 сентябрь 2024, 08:40

“Марафон безне берләштерде һәм дуслаштырды!”

Безнең район педагоглар  командасы «СОТЫ» республика педагогик марафонында катнашып, «Педагогик эзләнү» номинациясендә җиңү яулап кайтты

“Марафон   безне берләштерде һәм дуслаштырды!”“Марафон   безне берләштерде һәм дуслаштырды!”
“Марафон безне берләштерде һәм дуслаштырды!”

Шуны  билгеләп үтәргә кирәк, мәктәптә белем бирү Башкортстан җитәкчелеге эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды һәм булып кала. Республикада мәгариф системасын үстерүдә комплекслы эшчәнлек кулланыла: матди-техник җиһазлау яхшыра, педагоглар һәм мәктәп укучылары өчен мотивация системасы формалаша, илдәге белем бирүнең иң яхшытәҗрибә-практикалары тормышка ашырыла. Республика Башлыгы Радий Хәбиров берничә тапкыр мәгариф – ул аерым хәстәрлек, дип билгеләп үтте.

"Без балаларның мәктәптә үткәргән еллары алар өчен иң яхшы вакыт булуын хәстәрләргә тиеш. Моның өчен, әлбәттә, республикабызның мәгариф системасында тупланган иң яхшы мәктәп традицияләрен саклап калырга кирәк», – диде төбәк җитәкчесе.

«СОТЫ» педагогик марафоны кебек конкурслар тәҗрибәле педагогларны һәм яшь белгечләрне берләштереп, буыннар арасында диалогка ирешергә мөмкинлек бирә, яшь укытучылар өлкән хезмәттәшләренең бәһаләп бетергесез тәҗрибәсен өйрәнә-үзләштерә, шул ук вакытта тәҗрибәле педагоглар яңа идеяләр һәм белем алуга яңача караш ала.

Күптән түгел безнең район командасы Караиделдә узган дүртенче «СОТЫ» республика педагогик марафонында катнашты.  Команда составында Чакмагыш гимназиясенең математика укытучысы Руслан Гамәр улы Таҗетдинов, өстәмә белем бирү педагогы Эльвина Илдар кызы Яхина, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең француз һәм инглиз телләре укытучысы Рима Фәрхәд кызы Гәрәева, башлангыч сыйныфлар укытучысы Алена Викторовна Ганиева, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы Алиса Валерьевна Ханнанова булды. Мәйданчыкта Башкортстан Республикасының төрле почмакларыннан 12 команда чыгыш ясады. Безнең  район  укытучылары командасы җирлегебез данын лаеклы дәрәҗәдә яклады һәм «Педагогик эзләнү» номинациясендә җиңүче булды.  Без аларның остазы Айсылу Фларит кызы Әхмәтшина һәм  марафонда катнашкан укытучылар белән  очрашып, әлеге зур чарага әзерлек барышы,  алган тәэссоратлары турында җылы әңгәмә кордык.

  • Айсылу Фларит кызы, “СОТЫ” республика марафоны турында тулырак сөйләп үтегез әле.
  • Талантлы, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү, Башкортстанның иң яхшы укытучылары тәҗрибәсен тарату, укытучы статусын күтәрү һәм педагог һөнәрен популярлаштыру максатларында республикабызда “СОТЫ” дүртенче педагоглар марафоны үтте. Безнең укытучыларыбыз анда берничә тапкыр катнашып өлгерде. Әйтик, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең француз һәм инглиз телләре укытучысы Рима Фәрхәд кызы Гәрәева, Чакмагыш гимназиясенең математика укытучысы Руслан Гамәр улы Таҗетдинов анда икенче тапкыр булдылар. Быелгы конкурс программасын “Мин, син, ул! Бергә – тулы бер ил, бергә – дус гаилә!” муниципалитет казанышларын һәм катнашучы педагогларның нәтиҗәле тәҗрибәсен күрсәтү, дәреснең төп этапларын кертеп, ФГОС таләбе буенча һәм заманча педагогик технологияләрне кулланып, «Чиксез мөмкинлекләр» демоурогын үткәрү сынауларын берләштерде.
  • Әлеге чарага әзерлек ничек барды?
  • Әзерләнүгә бер ай вакыт кирәк булды. Бу чор барыбызның да җәйге ялы вакытына туры килсә дә, һәммәсе дә аңа җаваплы карады, көн дип тормый, төн дип тормый  җитди әзерләнде.
  • Рима Фәрхәд кызы, сез, белүемчә, бу чарада беренчегә генә катнашмыйсыз һәм берникадәр тәҗрибә туплап өлгергән кеше. Быелгы марафон  башка еллардагысыннан кайсы ягы белән аерылып торды?
  • Әйе, анда беренчегә генә катнашканда без русча әйткәндә “вслепую” бардык. Бу юлы исә без анда берникадәр тәҗрибә белән аңлы рәвештә юлландык. Ел саен марафонда нәрсәнедер үзгәртәләр, өстиләр. Әйтик, моңа кадәр безнең алда торган конкурс сынавында осталык дәресе күрсәтү булса, быел исә  демодәрес үткәрү бурычы куелган иде. Шуны да өстәп әйтер идем: күп нәрсә остаздан тора. Безнең остазыбыз Айсылу Фларит  кызы безгә зур  терәк һәм ярдәмчебез булды. Аңа барыбызда  да зур рәхмәтлебез.
  • Айсылу Фларит кызы, безнең команда педагогларының чыгышы ниди бәһа алды?
  • Безнең укытучыларыбызның командасы “Курай ягы”  дип аталды. Алар башкалардан үзенчәлеге, креативлыгы, күпкырлы талант ияләре булулары белән аерылып торды. Алдан Башкортстаныбыз символикасын чагылдырган матур костюмнарга заказ бирделәр, “Матушка-Земля” җырының сүзләрен үзгәртеп, аны башкорт һәм рус телләрендә җырладылар, биеделәр. Махсус видеороликлар төшереп, аны конкурста тәкъдим иттеләр. Эльвина Илдар кызы Яхина әзерләгән видеороликлар, интервьюлар  барлык тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде, районыбыз данын күтәрде. Безнең иҗади, креатив укытучыларыбыз Чакмагыштан чыгып киткәннән алып, Караиделгә барып җиткәнче булган мизгелләрне матур итеп видеоларда чагылдырды, аны Эльвина Илдар кызы шунда ук монтаж ясап, марафонда күрсәтү өчен өлгертте. Биредә ул тамашачылардан, килгән кунаклардан интревью алып, алар тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде. Безнең укытучыларыбыз сәхнәдә дә үзләрен ышанычлы тотты, һич кенә дә югалып калмадылар. Алар үзләренең иҗади карашлы, күпкырлы һәм чын мәгънәсендә чиксез мөмкинлекләргә ия булучы педагоглар булуын дәлилләде.
  • Әлеге күләмле чара сездә нинди тәэссоратлар калдырды һәм сез аңардан үзегезгә нәрсә алдыгыз?

Алиса Валерьевна Ханнанова, Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү укытучысы: 

 – Мин мондый күләмле чарада тәү тапкыр катнаштым. Биредә иҗади карашлы педагоглар җыелды, сәхнәдә иҗади энергетика хөкем сөрде. Алар үзләрен, үзләренең күнекмәләрен, төрле яклап дәресләрен ничек үткәрүләрен күрсәттеләр. Үзем өчен мин шуны аңладым: безнең укытучыларыбыз барысын да белә, алар күпкырлы, талантлы кешеләр. Алар җырлыйлар да, бииләр дә, видеолар да төшерәләр, белемлеләр дә.  Без анда районыбызның   мәгариф өлкәсеннән тыш, туган ягыбызның тарихын,   казанышларын да күрсәттек.

Руслан Гамәр улы Таҗетдинов, Чакмагыш гимназиясенең математика укытучысы, “Курай ягы” командасының капитаны:

– Безнең   команда  төрлелеге белән аерылып торды. Анда яхшы бии торган кеше дә бар иде, ул безне биергә өйрәтте. Эльвина бит инде “Медиаүзәк” җитәкчесе буларак, видеороликлар эшләү, интервьюлар әзерләүне үз өстенә алды, ә без калган өч укытучы – команданың төп “мие”: арабызда   филолог та, математик та бар иде. Без барыбыз да төрле, бер-беребездән аерылып торсак та, берләшеп, бер уртак эшне бергә уңышлы башкардык. Әлеге чарадан үзем өчен дәресне икенче төрле итеп ничек үткәрергә мөмкин булган төрле методикаларны файдалы күрдем. Бик күп кызыклы дәресләр күрсәттеләр. Миңа биология дәресе ошады. Дәресне төрле предметларны шулкадәр берләштереп үткәрергә мөмкин дип беркайчан да уйламаган идек.   

 Алена Викторовна Ганиева, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы:  

  • Мин бу марафонда беренчегә генә катнаштым. Чара бик ошады. Аеруча район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллинның, остазыбыз Айсылу Фларит кызы Әхмәтшинаның даими ярдәм-терәген, җылы киңәшләрен тоеп тору күңелгә рәхәт булды, ышаныч бирде. Илдус Фидус улы һәрчак безнең белән бәйләнештә булып, безнең хәлләребезне сорашып, җиңүгә дәрт, омтылыш өстәде. Рәхмәт аларга.

Рима Фәрхәд кызы Гәрәева, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең француз һәм инглиз телләре укытучысы:

  • Республика күләмендәге чара бездә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды, ел буена җитәрлек дәрт һәм энергия, яңа тәҗрибә бирде. Үзебезнең чыгышыбызда без районыбызда тату яшәгән күп төрле милләтләрнең яшәешен күрсәттек, район тарихына да кагылдык, аның   мәгариф өлкәсендәге генә түгел, ә спорт, мәдәният, медицина һәм башка өлкәләрдәге казанышларын һәм үсешен күрсәтергә тырыштык.  Без барыбыз да  бер дулкында булып, берләшеп, тату, бердәм команда булып тупландык. Әле бүгенге көнгә кадәр без һаман да аралашып, дус булып яшибез. Безнең командада без барыбыз да төрле, төрле мәктәпләрдән җыелганбыз, әмма “СОТЫ” марафоны безне берләштерде һәм дуслаштырды!
“Марафон   безне берләштерде һәм дуслаштырды!”
“Марафон   безне берләштерде һәм дуслаштырды!”
“Марафон   безне берләштерде һәм дуслаштырды!”
“Марафон   безне берләштерде һәм дуслаштырды!”
“Марафон   безне берләштерде һәм дуслаштырды!”
“Марафон   безне берләштерде һәм дуслаштырды!”
“Марафон безне берләштерде һәм дуслаштырды!”
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас