+22 °С
Яңгыр
Семинар Чакмагыш гимназиясенең яңа башлангыч мәктәбе базасында үткәрелде. «Мәктәпләрдә сыйфатлы һәм имин кайнар туклануны оештыру» темасына укыту семинары практик һәм теоретик өлешләрдән торды. Семинарның шактый өлеше санитар нормаларын һәм кирәкле документларны рәсмиләштерү кагыйдәләрен үтәүгә, ризык әзерләү технологияләрен үтәүгә, ата-аналар контролен үткәрүгә, продукциянең сыйфатлылыгын һәм мәктәп ашханәләрендә саклау срокларын контрольдә тотуга, хисап документларын алып баруга багышланган иде. Семинарда катнашучылар өчен методик тәкъдимнәр бирелде.