+22 °С
Яңгыр
Чара «Русия тәрбиячеләре» бөтенрусия иҗтимагый берләшмәсе, Президент грантлары фонды, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә оештырды. Форумда район үзәгенең 5нче балалар бакчасы мөдире Әлфия Мөхәммәтҗанова һәм өлкән тәрбиячесе Чулпан Баембитова катнашты. Форумның программасы бай һәм күптөрле иде. Катнашучылар мәктәпкәчә белем бирү системасының бурычлары һәм перспективалары, педагогларны һәм ата-аналарны полилингваль мохиттә мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучыларын иртә һөнәри юнәлеш бирүгә инновацион әзерләү, балаларда Русия җәмгыятенең традицион кыйммәтләрен формалаштыру нигезе буларак заманча гаиләнең тәрбия потенциалын үстерү турында фикер алыштылар.