Программа «Русия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү» Федераль проекты чикләрендә Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы инициативасы белән гамәлгә ашырыла. Ул балаларда социаль әһәмиятле кыйммәтләр формалаштыруга һәм аларны социаль файдалы эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны “Русия бөркетләре” программасына җәлеп итү – программаның бер юнәлеше, шуңа күрә гимназия мәктәпкәчә учреждениеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Башлангыч мәктәп укучылары өчен бу программада катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашу, кече яшьтәге балалар өчен үрнәк булу мөмкинлеге дә.
Шул максаттан Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне алдыннан гимназиянең 4Г сыйныфы укучылары минем җитәкчелегемдә 4нче “Әкият” балалар бакчасының “Непоседы” әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр өчен күркәм чара оештырдык. Проект кысаларында директорның тәрбия эшчәнлеге буенча киңәшчесе Гөлнур Салават кызы Яхина кызлар һәм малайларга әлеге программа турында сөйләде, ә алар өлкән сыйныф укучыларының остазлары ярдәмендә бергәләп котлау открыткалары ясадылар. Укучылар катнашлыгында Бөркетләр биюе дә бәләкәчләрнең күңеленә хуш килде, алар зур теләк белән биюгә кушылып, хәрәкәтләрне кабатлады. Бу көн чарада катнашучыларга, “Бөркетләр”гә һәм нәниләргә бик күп уңай, шатлыклы хисләр, җылы тәэссоратлар, яхшы кәеф бүләк итте.