Гомерен сабыйлар күңеленә белем һәм тәрбия орлыклары салуга багышлаган әлеге изге һөнәр ияләре безнең районыбызда да байтак. Районда 20 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли, аларда 993 бала тәрбияләнә. Балалар бакчаларында бүгенге көндә 182 белгеч эшли. Шуларның 12се мөдир, 110ы педагогик хезмәткәр һәм 60ы кече тәрбияче. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без шундый шәфкатьле, бала җанлы тәрбиячеләр белән аларның яраткан һөнәре, ни өчен аны сайлаулары һәм, гомумән, бакча тормышы турында сөйләштек.
– Чулпан Баембитова, 5нче “Шатлык” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе: “Эшчәнлегебез ышаныч һәм хезмәттәшлектә корылган”
– Хезмәт юлымның тәүге адымнары 1991 елда башланды. Мәктәп тәмамлагач, башкалабыз Уфаның 68нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли башладым. Шул ук вакытта читтән торып Уфаның Крупская исемендәге педагогия училищесына укырга кереп, дипломлы белгеч булдым. Уфада 3 ел эшләгәннән соң, тормышка чыктым һәм туган районыма эшкә кайттым, Аблай авылында тәрбияче булып хезмәт юлымны дәвам иттем. 1998 елдан Чакмагыш 5нче балалар бакчасында хезмәт салам. Тәүдә тәрбияче, 1998 елдан алып өлкән тәрбияче вазыйфаларында яраткан эшемне бар күңелемне салып башкарам. Бәләкәйдән тәрбияче, укытучы һөнәрләрен яраттым. Исемдә, үзем балалар бакчасына йөргәндә тәрбиячебезне бик ярата идем. Ул үзе шундый чибәр, үзе мөлаем иде, безгә бик җылы мөнәсәбәттә булды. Аның матур, кызылга буялган тырнакларына кадәр карап сокланганым әле дә хәтеремдә (көлә). Бәлки үскәч тәрбияче булу, әлеге изге һөнәргә карата туган сөю шушы балачактагы мизгелдән, тәрбиячемә карата сөю һәм ихтирамнан башлангыч алгандыр да. Әлбәттә, тәрбияче булу өчен иң беренче чиратта балаларны бар күңелен белән ярату, аларга бала итеп кенә карау түгел, ә шәхес итеп, аларны үзең белән тиң күреп кабул итү кирәк. Әле дә мине чыгарылыш балаларым урамда очратсалар, әллә каян күреп кочаклап алалар, якын итәләр. Бер елны, исемдә, унсигез малай һәм ике генә кыздан торган төркем чыгардым. Тик анда күпчелеге малайлар булса да, алар шулкадәр тәртиплеләр, акыллылар иде: Илнур Шәрипов, Фәдис Кәримов, Илсур Кәримов һәм башкалар... Бүген дә исәнләшеп, хәлемне сорашып торалар. Мин аларның берсен дә онытмыйм, бар балалар да минем өчен якын, бертигез. “Шатлык”тагы коллективыбыз да бик тату, бердәм, ярдәмчел, актив. Кайсы гына тәрбиячене алсаң да, һәркайсы үз эшенең остасы, тыңлап-аңлашып, эшләрен белеп башкаралар. Безнең балалар бакчасындагы эшчәнлек ышанычта һәм хезмәттәшлектә корылган. Мөдиребез Әлфия Хәмит кызы да бик төпле, тәртипле, акыллы кеше. Аның оста җитәкчелеге, эшне оештыра белүе, яхшы киңәшләре ярдәмендә коллективыбызда һәрчак дустанә, җылы мохит хөкем сөрә.
”Безнең балаларыбыз – безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү – ул безнең бәхетле картлыгыбыз, яман тәрбия – безнең кайгыбыз, күз яшьләре, башка кешеләр һәм ил алдындагы гаебебез”, – дигән бөек педагог А. Макаренко. Без шушы хакыйкатьне онытмаска тиеш һәм эшчәнлегебез шушы сүзләргә таянып төзелә. Тәрбиячеләр көне уңаеннан барлык коллегаларымны да бәйрәм белән котлап, иң ихлас теләкләремне җиткерәм. Һәрвакыт шулай юмарт, бала җанлы, тәрбиягә оста, гүзәллеккә өндәүче булып калыгыз! Сабыйлар белән үзара аңлашу һәм һөнәребезгә тугрылык телим.
Ирина Үзәнбаева, 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе: “Балалар тәрбияләүдән дә күркәмрәк, хөрмәтлерәк берни юк бу дөньяда!”
– Һәркем тормыш юлын үзенчә сайлый. Минем уйлавымча, балалар тәрбияләүдән дә күркәмрәк, хөрмәтлерәк берни юк бу дөньяда! “Кояшкай” балалар бакчасында мин 16 ел тәрбияче булып эшлим. Балаларга мәхәббәтем тәрбиячелек эшемдә миңа зур көч бирә. Хәзерге заман шартларында тәрбияче булу – шактый катлаулы һәм җаваплы хезмәт, чөнки күптөрле белем, бик күп түземлелек тә, даими иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору да кирәк. Матур җылы киңәшләре, төпле фикерләре белән мөдиребез Рәмилә Наил кызы Шакирова, өлкән тәрбияче Гөлшат Әбүзәр кызы Латыйпова һәрчак эшкә дәртләндереп торалар. Хөрмәтле хезмәттәшләремне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклим. Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр, сәламәтлек һәм иҗади уңышлар телим.
Гүзәл Гаскәрова, 1нче “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе: “Нәниләр дөньясы – ул үзенчәлекле бер планета кебек”
– Балачактан ук хыялым нәни балалар белән эшләү иде. Хезмәт юлым мәктәптә башланса да, артабан бәләкәчләр белән эшләү күңелемдә хезмәтемә тагын да зур этәргеч, көч бирде. Нәниләр дөньясы – ул үзенчәлекле бер төрле планета кебек. Син – кояш, ә сабыйлар синең тирәдә әйләнгән вак кына планета, йолдызлар сыман. Сабыйлар белән узган биредәге һәр көн үзе кызыклы, үзе мавыктыргыч, үзе җаваплы да үтеп китә. Һәр баланың язмышы синең кулда. Без, тәрбиячеләр – икенче әниләр, нәни баланың беренче сүзен ишетәбез, беренче тапкыр җырлавы, каләм тотуы, беренче тапкыр шигырь сөйләве, беренче тапкыр алфавиттагы хәрефне өйрәнүе һәм башка һөнәрләрен без күрүче дә, өйрәтүче дә, алга – тормыш баскычына мендерүче дә! Йөрәктә булган балаларга зур мәхәббәт хисе – төп эшебезнең нигезе. Бүгенге авыр заманда нәниләр белән эшләү зур җаваплылык сорый, һәр гаиләгә карата аерым игътибар таләп итә. Һәр сабый үзенчәлекле холыкка ия. Аларның һәрберсе синең өчен иң якыны, иң талантлысы, иң үсешлесе. Без, тәрбиячеләр, эшебездән, тәрбияләнүчеләребездән дәрт алып, хезмәтебезне яратып, сөенеп эшкә киләбез, яшь буын акыллы, тәртипле, әдәпле, тәрбияле булып үссен өчен бар көчебезне салабыз.
Лариса Хәмәдиева, 4нче “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе: “Үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмыйм!”
– Югары сыйныфларда укыганда ук педагогика белән кызыксына башладым, 10-11 сыйныфларда укыту-җитештерү комбинатында профиль буенча мәктәпкәчә педагогика төркеменә йөрүне сайладым. Соңрак, мәктәпне тәмамлагач, Сургут дәүләт педагогика университетына “Мәктәпкәчә учреждениенең оештыручы-методисты” белгечлеге буенча укырга кердем. Практика узганда ук остазларым һәм җитәкчеләремнән минем әзер тәрбияче булуым турында ишеттем. Педагогик эшчәнлегемне 2007 елда, диплом яклаганнан соң ук башладым һәм бүгенге көнгә кадәр шушы һөнәремә тугры калам. Хәзерге вакытта минем педагогик стажым 17 ел тәшкил итә. Үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмыйм, чөнки нәкъ менә тәрбияче һөнәре көн саен балалар белән аралашуны, уеннарны, яңа казанышларны, балаларның хисләрен үз эченә ала. Мөмкин кадәр озаграк тәрбияче булып эшләргә хыялланам! Минем педагогик кредом: укыту – димәк, икеләтә уку!
Флизә Насыйбуллина, Иске Бәшир авылы бакчасы тәрбиячесе: “Балалар белән эшләргә яратам!”
– Мин 20 ел мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем. Балалар бакчасында 9нчы ел эшлим. Балалар белән эшләргә яратам, шуңа күрә бу һөнәрне сайладым. Тәрбияче һөнәре, минемчә, авыр һәм җаваплы хезмәт. Безнең һөнәр ул – һәр бала өчен кирәк булу, балаларны ярату һәм хөрмәт итү. Шулай ук мин аны бер үк вакытта педагог, рәссам, артист, табиб кебек һөнәрләрне дә үз эченә берләштергән профессия, дип әйтер идем.
Лилия Шаһиева, Рәҗәп балалар бакчасы тәрбиячесе: “Балаларны яратам, балалар белән эшлисем килде”.
– Безнең авыл балалар бакчасында 1 төркем эшли, анда 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 20 бала тәрбияләнә. Читтән торып Бөре дәүләт педагогия академиясендә укып, “Мәктәпкәчә белем бирү педагогы” белгечлегенә ия булдым. Тәүдә кибетләрдә сатучы булып эшләргә туры килде, аннан 2011 елда Рәҗәп балалар бакчасына тәрбияче кирәк булгач, бирегә эшкә чакырдылар. Бу һөнәрне мин ни өчен сайладым, дисезме? Балаларны яратам, балалар белән эшлисем килде. Ягымлы, йомшак, бала җанлы булсаң, сабыйларны яратсаң – алар да сиңа күңеле белән тартыла, ярата. Төркемдәге балаларыбыз мине аңлый, мин – аларны. Аларның һәркайсы сәләтле, акыллы, тырыш. Районда узган бер генә чарадан да, конкурслардан да читтә калмыйбыз. ГТО нормативларын да тапшырабыз, Гагарин Кубогы, төрле көзге, Яңа ел, җыр-бию конкурсларында да актив катнашып, урыннар алып торабыз, төрле номинацияләрдә бүләкләнәбез. 13 еллык хезмәт стажымда 10лап чыгарылыш төркеме озаттым. Былтыр районда үткән “Ел тәрбиячесе-2023” бәйгесендә катнашып, “Һөнәргә тугрылык” номинациясендә диплом белән бүләкләндем, югары категориягә ия булдым. Кечкенә генә булса да, коллективыбыз да бик яхшы, тату. Бакчабыз мөдире Эльза Тимерҗан кызы Сәхибгәрәева кул астында кече тәрбияче Лилия Гамил кызы Бикмурзина, пешекчебез Гөлназ Фәнзил кызы Салихова белән бердәм булып һәм аңлашып эшлибез.
Менә шулай, гәзит укучы дусларыбыз, безнең район балалар бакчаларында үз һөнәренә тугры калган, балалар өчен җан атып торган, аларны үз сабыйлары кебек яратучы, иҗади күңелле тәрбиячеләр эшли. Без дә хөрмәтле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе хезмәткәрләрен, хезмәт ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшләрендә яңадан-яңа уңышлар, сүнмәс дәрт телибез. Барлык балалар да акыллы һәм тәүфыйклы булып үссеннәр!