ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Образование
3 октябрь 2024, 10:05

Районыбыз данын лаеклы якладылар

Ижау шәһәренең А. М. Демидов исемендәге биатлон комплексы территориясендә дуатлон буенча Удмуртия Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды.

Районыбыз данын лаеклы якладыларРайоныбыз данын лаеклы якладылар
Районыбыз данын лаеклы якладылар

Безнең спортчыларыбыз өчен ул бик уңышлы үтте. Һава торышы да бик яхшы торып, спорт максималь нәтиҗәләрен күрсәтә алырга булышлык итте. Алар бар тырышлыкларын җиңүгә юнәлтте. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Радим Вил улы Хаҗиев җитәкчелегендә безнең спортчыларыбыз лаеклы нәтиҗәләргә ирештеләр. Артем Живайкин чемпионатта 1 урын, ә Ильяс Сафин 2 урын яуладылар! Егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да бары тик уңышлар гына юлдаш булуын телибез!

Районыбыз данын лаеклы якладылар
Районыбыз данын лаеклы якладылар
Районыбыз данын лаеклы якладылар
Районыбыз данын лаеклы якладылар
Районыбыз данын лаеклы якладылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас