Октябрь аенда дөньяның күпчелек илләрендә укытучылар, педагоглар һәм остазларны хөрмәтлиләр. Һәр ел 5 октябрьдә билгеләнә торган Укытучылар көне Русиядә күптән инде бөтен халык бәйрәменә әйләнде. Бу якты бәйрәм районыбызда да киң билгеләнде. Район мәдәният йортында ул тантаналы шартларда үтте. Зур чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның беренче урынбасары Дамир Фәнил улы Низамов, Чакмагыш телевидениесе директоры Гөлназ Вил кызы Әхмәтова, район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин катнашты.
Чакмагыштагы һәм авыл җирлекләрендәге мәктәпләрдә, балалар бакчаларында яшь буынга белем һәм тәрбия бирүче укытучыларны, тәрбиячеләрне тәбрикләп, муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аларга дәүләтебез өчен катлаулы булган чорда яшь буынга төпле белем һәм лаеклы патриотик тәрбия бирүләре, якташ яугирләр өчен гуманитар ярдәм җыюга керткән зур өлешләре, балалар белән берлектә яудагы хәрбиләргә җылы эчтәлекле хатлар язып, саклаучы сувенирлар эшләп җибәрүләре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм артабангы эшчәнлекләрендә уңышлар теләп, белем һәм тәрбия бирү системасында озак еллар дәвамында хезмәт салып, аеруча зур казанышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
“Русия Федерациясе балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсенең почетлы хезмәткәре” дигән югары исемгә районыбызның Рапат авылы балалар бакчасы мөдире Зилә Барис кызы Шәйморатова лаек булды.
Күпъеллык фидакарь хезмәтләре һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен Чакмагыш гимназиясе директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, Яңа Балтач урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Фәвил кызы Мусина, Аблай урта мәктәбенең математика укытучысы Әлифә Сәгыйть кызы Мостафина, Калмашбаш урта мәктәбенең биология һәм химия фәннәре укытучысы Ләлә Миңнегаян кызы Гыймаева Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Югары һөнәри осталыклары, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен район үзәгенең 6нчы “Кояшкай” балалар бакчасы җитәкчесе Рәмилә Наил кызы Шакировага, 1нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Фидрат кызы Гәрәевага муниципаль районның Мактау грамоталары тапшырылды.
Югары һөнәри осталыклары, мәгариф тармагында күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен Чакмагыш беренче урта мәктәбенең педагог-психологы Юлия Юрьевна Вәлиева, гимназиянең физика укытучысы Резеда Кәүсәр кызы Исламова, Юмаш урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Владимир Анатольевич Васильев, Тозлыкуш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Хатип кызы Дәүләтшина, Үрнәк урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Рвинат кызы Зиннәтуллина Чакмагыш муниципаль районның Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Чакмагыш гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Илиза Радик кызы Гатауллина, беренче урта мәктәпнең технология дәресләре укытучысы Айваз Финат улы Дәүләтгәрәев, Иске Калмаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Дилбәр Зәки кызы Мөхәммәдиева югары һөнәри осталыклары, мәгариф даирәсендә күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Чакмагыш 4-нче балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Фәних кызы Солтановага, Юмаш авылы балалар бакчасының тәрбиячесе Лена Мефодиевна Потаповага югары һөнәри осталыклары, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен муниципаль район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Тәрбияләнүчеләренең республика бәйгеләрендә ирешкән югары казанышлары һәм физик тәрбия бирү өлкәсендәге күпъеллык намуслы хезмәте өчен Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Данил Мөдәрис уылы Зәкәриев Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Чакмагыш телевидениесе җитәкчесе Гөлназ Вил кызы Әхмәтова залда утыручы барлык мәгариф хезмәткәрләрен Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов исеменнән котлап, аның Рәхмәт хатларын тапшырды. Бу бүләкләргә Чакмагыш бишенче балалар бакчасының кече тәрбиячесе Гөлнара Тәлгать кызы Даянова, район мәгариф бүлегенең техник белгече Эльвира Фидус кызы Галиева, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең информатика укытучысы Рамил Рафаэль улы Хәмәдиев, Чакмагыш 4-нче балалар бакчасының кече тәрбиячесе Ифира Мансур кызы Сәмигуллина, Имәнлекул урта мәктәбенең техник хезмәтләндерү персоналы хезмәткәре Динара Тимерҗан кызы Моратова, Чакмагыш 5-нче балалар бакчасының кече тәрбиячесе Лениза Әүхәт кызы Иксанова лаек булды.
Муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин да хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткереп, дәүләт һәм үзе җитәкчелек иткән учреждениенең бүләкләрен тапшырды.
Төбәк мәгариф системасында намуслы хезмәтләре өчен Башкортстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов белән математика укытучысы Алия Фаил кызы Сәетова бүләкләнде. Чакмагыш гимназиясенең физика укытучысы Ләйсән Марат кызы Маннановага, Рапат урта мәктәбенең математика укытучысы Лида Раил кызы Зәйнуллинага мәгариф өлкәсендәге намуслы хезмәтләре һәм Халыкара укытучылар көне уңаеннан район хакимиятенең мәгариф бүлегенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Район үзәгенең 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Миләүшә Альберт кызы Мансурова, 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Рәис кызы Кунафина, Тозлыкуш авылы балалар бакчасының кече тәрбиячесе Гөлсинә Гаделән кызы Мифтахова район хакимиятенең мәгариф бүлегенең Мактау грамотасына мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдәге уңышлары һәм Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан лаек булды.
Калмашбаш авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Зөһрә Рифгать кызы Сабитовага, Яңа Балтач авылы балалар бакчасының кече тәрбиячесе Гөлсинә Илфир кызы Баевага мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдәге уңышлары һәм Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан район хакимиятенең мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Калмашбаш урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Земфира Мөхәммәтсәяф кызы Исламморатова, Яңа Балтач урта мәктәбе директорының тәрбия эшчәнлеге буенча киңәшчесе Альбина Ринат кызы Ханова, Чакмагыш Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Айсылу Дамир кызы Такыянузова белем бирү өлкәсендәге намуслы хезмәтләре һәм Халыкара укытучылар көне уңаеннан район хакимиятенең мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларына лаек булды.
Районыбыз педагоглары җәмгыять тормышының уртасында кайный, белем бирүнең яңа программаларын, эшчәнлекнең заманча ысулларын үзләштерә, фәнни проектларны тормышка ашыра. Алар талантлары һәм осталыклары белән укучыларын һәм хезмәттәшләрен сокландыра. Республикада быел дүртенче тапкыр һөнәри бәйге – “Соты” педагоглар марафоны үтте. Ул Караидел районында оештырылды. Бу күләмле бәйгедә районыбызның “Курай төбәге” укытучылар командасы да катнашып, “Педагогик эзләнүләр” номинациясендә җиңү яулады. Шушы уңайдан Мәгариф хезмәткәрләренең Гомумрусия профсоюзының Чакмагыш районы оешмасы рәисе Зөлфия Әдип кызы Сабирова бу команда әгъзалары булган педагогларга шушы оешманың Мактау грамоталарын тапшырды. Бу бүләккә Чакмагыш гимназиясенең математика укытучысы Руслан Гамәр улы Таҗетдинов, шул ук уку йортының өстәмә белем бирү педагогы Эльвина Илдар кызы Яхина, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең француз һәм инглиз телләре укытучысы Рима Фәрхәд кызы Гәрәева, шушы ук мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алена Викторовна Ганиева, Чакмагыш Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Алиса Валерьевна Ханнанова лаек булды.
Бәйрәм тантанасын алып баручы район Беренчеләр хәрәкәте җитәкчесе Томила Алтынбаева һәм Чакмагыш гимназиясе укытучысы Руслан Таҗетдинов райондагы белем һәм тәрбия бирү өлкәсенең һәр тармагында эшләүче хезмәткәрләр һәм бөтен гомерләрен балаларга белем, тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле мәгариф ветераннары адресына ихлас котлаулар һәм изге теләкләр җиткерде. Бу котлаулар сәхнә осталарының чыгышлары белән үрелеп барды. Район мәдәният йортының “Асылъяр” халык биюе ансамбле биючеләре һәм солисткасы Гөлназ Габсалихова, 6нчы балалар бакчасының “Алтын ачкыч” мәктәпкә әзерлек төркеме кызларының, Имәнлекул авылының Ринат һәм Лиана Байморатовлар җитәкчелегендәге “Акбүзат” бию студиясе яшь биючеләренең чыгышлары һәркемнең күңеленә һуш килде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Руслан Әбдиев, Эльвира Федорова, Ревинер Гобәев һәм 5нче балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Дилара Хөсәенова башкарган җырлар мәгариф хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүләк булды.