ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Образование
5 октябрь 2024, 04:45

Хезмәтенең чын остасы булды

Фидакарь хезмәтләре белән районыбыз гына түгел, республика, илебез мәгарифе тармагында шактый тирән эзләр калдырган шәхесләр арасында Русия мәгарифенең почетлы хезмәткәре, Башкортстанның атказанган укытучысы Рита Җиһанур кызы Фәйрузова аерым хөрмәткә ия.

Хезмәтенең чын остасы булдыХезмәтенең чын остасы булды
Хезмәтенең чын остасы булды

 Үсеп килүче яшь буынга төпле белем һәм өлгеле тәрбия бирү эшчәнлеге өчен укучылары һәм коллегаларының гына түгел, ә барлык райондашларының да ихтирамын яулаган данлы ветераннарыбызның берсе ул. Бөек Ватан сугышында зур батырлык өлгеләре күрсәтеп, күкрәгендә күп санлы орден-медальләр чыңлатып кайткан укчы дивизия капитаны, подразделение командирының сәяси әзерлек эшчәнлеге буенча урынбасары, артабангы бөтен гомерендә илебезне яңа биеклекләргә күтәрү өчен фидакарьлек өлгеләре күрсәткән советпартия хезмәткәре, булдыклы җитәкче Җиһанур Шакир улы белән сугыштан соң киң таралу алган трахома чирен җиңүгә зур өлеш керткән шәфкать туташы Гадилә Нурислам кызының өлгеле гаиләсендә өченче бала булып ул чакта әтисе шул районның партия комитетының икенче секретаре булган Шаран авылында 1954 елның 13 июнендә дөньяга килгән теремек, хәрәкәтчән нәни кызның алда кем булачагын берсе дә күз алдына да китермәгәндер әле. Кечкенәдән кул арасына кереп, әти-әнисенә барлык эшләрдә дә ярдәмләшеп үскәнгәме, ул бик җитез, уңган, чәмле, максатына ирешмичә тукталмый торган кеше булып тәрбияләнә. Мәктәп елларында ук ул үзешчән сәнгатьтә, спорт чараларында активлыгы белән аерылып тора, чаңгы спорты, җиңел атлетика, волейбол, велосипедта узышу буенча район һәм республика ярышларында күп тапкырлар җиңүләр яулап, спорт мастерлыгына кандидат дәрәҗәсенә ирешә. Октябрят, пионер, комсомол оешмаларында лидерлык сыйфатларын күрсәтә, комсомол комитеты әгъзасы буларак, үзе белем алган Чакмагыш беренче урта мәктәбендә яшь авылдашларын шушы оешмага әгъзалыкка керүгә әзерли. Җитәкче вазыйфа биләгән әтисе гаиләсе белән район үзәгендә төпләнгәндә мәктәпкә дә төшмәгән Ританың үзен һич икеләнмичә Чакмагыш кызы дип горурланып белдерерлеге бар. Әле дә Фәйрузовлар гаиләсен районыбыз күрке дип атауларында хаклык бар, чөнки Рита Җиһанур кызы да, тормыш иптәше Рәсүл Гата улы да — тырыш хезмәтләре белән районыбыз тарихына тирән уелырлык эшләр белән мактаулы шәхесләр. Урта мәктәпне тәмамлаган Рита Җиһанур кызы хезмәт юлын Чакмагыш механика заводында техник күзәтчелек инспекциясендә башлап җибәрә. Биредә аны комсомол яшьләр җитәкчесе итеп сайлап куеп та ялгышмыйлар – ул бөтен көчен, энергиясен яшьләрне туплауга, аларның тормыш-көнкүрешен истәлекләргә бай итәргә сала. Элеккечә, спорт ярышларында зур җиңүләр яулый, үзешчән сәнгатьтә дә актив була. Киләчәк белемле, иҗади эшләүче кешеләр кулында булуын яхшы аңлап, яшь кыз Уфада кооператив техникумына уңышлы имтихан тота. Студент елларында да ул республика күләмендә үткән ярышлар призеры була, туган районы даны өчен дә күп тырышлык сала. Дипломлы яшь белгечне ВЛКСМның район комитетына эшкә чакырып алалар. Биредә дә аның оста оештыручы сәләте камилләшә төшә, район яшьләрен яңа җиңүләргә рухландыруга өлеш кертә. Ул чакта партиянең район комитеты яшь, сәләтле кадрларны үстерү өчен бөтен игътибарын юнәлтә. Рита Җиһанур кызына җаваплы вазыйфа йөкләтелә – аны район үзәгендәге сәүдә кооператив училищесына яшьләрнең остазы итеп тәгаенлиләр. Биредә төпле белем һәм ныклы тәрбия бирү белән беррәттән үзенең белемен дә арттыра – читтә торып Мәскәүдәге дәүләт кооперация институтында югары белемгә ия була. Төрле спорт ярышларында электән танышып, дуслашып йөргән Каразирек авылы егете, шулай ук спортның күп төрләре буенча спорт мастеры исеменә ия укытучы Рәсүл Гата улы Фәйрүзов белән кавышып гаилә коруларына быел 40 ел тулып үткән икән инде. Киләсе елында кулына югары белем дипломы белән бергә нарасыйлары – кызлары Анжеланы да алу бәхетенә ирешә ул. Шул ук елда Рәсүл Гата улын Яңа Каръяуды урта мәктәбе директоры итеп тәгаенлиләр.

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас