ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Образование
5 октябрь 2024, 09:25

Ихтирам-хөрмәткә күмелеп...

“Районыбызның елъязмасы, көзгесе, халкыбызның рухи азыгы”, – диләр бай тарихлы “Игенче” турында. Атна саен кунак булып килүче гәзит аша туган төбәгебез сулышын тоеп яшибез. Аның һәр санында көчен һәм тырышлыгын салып хезмәт итүчеләр, тормыштан ямь-тәм табып гомер юлыннан атлаучы, башкаларга яхшылык кына өләшеп яшәүче изге күңелле якташларыбыз белән танышабыз, алардан үрнәк алабыз.

Ихтирам-хөрмәткә күмелеп...Ихтирам-хөрмәткә күмелеп...
Ихтирам-хөрмәткә күмелеп...

 Октябрь аендагы күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Укытучылар көне уңаеннан бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф ветераны Рифа Габдрахман кызы Исламова турында язарга булдым. Язмам герое Аблай авылында туып үскән. Донбасс очындагы мәктәпкә беренче класска укырга барган. “Балачакның кабатланмас мизгелләре бүгенгедәй күңел түремдә саклана, – ди ул. – Кырыктан артык кыз һәм малай мәктәп ишеген ачып кердек. Бер партада өчәрдүртәр бала утырабыз. Беренче укытучыбыз Закирә апа Гайсина иде. Агач мәктәп, класс бүлмәләре артык зур түгел. Без килүгә җыештыручы апалар мич ягып җылытып куялар. Яңгырлыбуранлы көннәрдә физкультура дәресләрен коридорда үткәрә идек. Зуррак классларда укучылар арасында гармунда уйнаучылар бар иде. Тәнәфес вакытларында җырлы-биюле уеннар уйный идек. Менә шулар бер дә онытылмый”. Дүртенче класска югары очтагы урта мәктәпкә килә Донбасс укучылары. Көн дә иртән җиде чакырымнан артык араны үтеп, мәктәп ишеген ачып керә алар. “Ул вакытларны искә алсаң... Ачы буранлы кыш көннәрендә әткәй китап-дәфтәр белән тулы портфелемне күтәреп бара. Зилә, Зинә белән бергәләп йөрибез. Икенче сменада укыдык. Көз айларында иртә караңгы төшә. Урамнар пычрак, әлеге кебек чирәм дә, ут та юк. Җыелып торган суларга батабыз да, пычранып бетеп өйгә кайтып керәбез. Ничек булса да, күңелле булган ул балачак мизгелләре”... Мәктәптә алдынгы укучыларның берсе була Рифа. Рус һәм татар әдәбиятлары дәресләрен аеруча ярата. Китапханәдә ул укымаган китап калмый. Классташлары белән тату, бердәм булганга барлык чараларда акИхтирам-хөрмәткә күмелеп... Мөнирә Әнвәрова. тив катнашалар, колхоз басуларында чөгендер дә утыйлар, мәктәп бакчасында да бергәләп эшлиләр. Киләчәктә нинди һөнәр сайларга? Чыгарылыш класс укучысы буларак, тырыш, тәвәккәл кыз үзалдына менә шушы сорауны куя. Күңелендә филология факультетына укырга керергә, дигән хыял бөреләнә аның. Матур җырлый, сәнгатьле итеп шигырьләр укый. Әллә артистлыкка барырга инде, дигән чаклары да була. Ләкин... “Тугызынчы-унынчы классларда безне химиядән Флүзә апа Усманова укытты. Ул шундый гади генә итеп яңа материалны аңлата, һәр дәресне кызыксыну уятырлык итеп үткәә иде. Химия яраткан фәнемә әйләнде”, – ди ул. Аблай урта мәктәбен Рифа алтын медальгә тәмамлый. Куйган максатына омтылышы көчле була аның: Башкортстан дәүләт университетына укырга керә. Билгеле инде, химия факультетына. Үз үрнәгендә бу фәнгә мәхәббәт уяткан укытучысы Флүзә Гали кызы кебек чын мөгәллимә буласы килә аның. Студент еллары да шау-гөр килеп, сизелмичә үтеп китә. Аннан инде гомер китабына хезмәт биографиясенә кагылышлы яңа битләр өстәлә. Дипломлы яшь белгеч юллама буенча Рәҗәп мәктәбенә эшкә кайта. –Укытучылар коллективы мине беренче көннәрдән үк үз итеп каршы алды.Тугызынчыларга класс җитәкчесе булдым. Икенче елны оештыручы итеп билгеләделәр. Укырга балалар төрле авылдан киләләр иде. Һәркайдагыча, Рәҗәп мәктәбендә дә тормыш кайнап торды, төрле кичәләр, ярыш-бәйгеләр даими үткәрелә иде. Концертлар, спектакльләр куябыз. Һәрвакыт укучыларым арасында булдым, тәҗрибәле хезмәттәшләремнең киңәшенә, ярдәменә таяндым. Остазларымнан бик уңдым мин. Борчу-шатлыклары да, йокысыз төннәре дә, укучылары янына дәртләнеп кергән иртәләре дә аз булмагандыр яшь мөгәллимәнең. Кыенлыклар онытылган инде. Күңелле, кызыклы мәлләр генә йөрәгенең иң түренә уелган. Хезмәт вахтасына баскан укытучыны иң беренчеләрдән булып каршылаган укучылары — бүген инде алтын гомер үрен үткән апа-абыйлар. Алар белән аралашып, хәбәрләшеп тора, очрашуларга бара Рифа Габдрахман кызы. ”Бик ихтирамлылар, хөрмәт итәләр...”— аның шушы сүләренә әйтеп бетергесез ихласлык, сөенеч чаткылары салынган. Булачак тормыш иптәше Әскать белән Рифа Рәҗәп авылында таныша. Никахлашып, матур итеп туй ясап, чәчләрен чәчкә бәйлиләр. Яшь гаиләне язмыш җиле Чита өлкәсе тарафларына алып китә. Чит-ят төбәктә икесе дә эшле, торыр урынлы була. Әмма биредә алар өч елдан артык кына яши. “Сагынуларга дәва юк”, – дип юкка гына әйтмиләр шул — туган якның тарту көченә түзеп торырлык булмады. Тасмалы магнитофонга Фән Вәлиәхмәтовның җырларын куям да елыйм, куям да елыйм. Әскатькә: “Кайтабыз гына!” – дидем”. Туган авылында Рифа үзенә белем биргән мәктәптә химия һәм биология фәннәреннән укыта. Директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары эше дә аңа йөкләтелә. 2005 елда Аблай мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә. Бу җаваплы “йөк”не ул сигез ел тарта. “Рифа Габдрахман кызы чын укытучыларга гына хас, күпләр сокланырлык көчле ихтыярлы, таләпчән, ару-талу белми торган, ярдәмчел, олы мактауларга лаек шәхес булды. Менә шундый асыл сыйфатларны киләчәк буында да тәрбияләү өчен ул барлык көчен салды, – ди химия укытучысы Фәния Мөхъярова. – Мәктәпнең матди-техник базасын ныгыту буенча башкарылган эшләрнең башында, әлбәттә, директор тора. Яңа, заманча тәрәзәләр куелу, электр челтәрләре линиясен тулысынча яңарту, янгын хәвефсезлеге җиһазларын урнаштыру, җылы бәдрәф төзетү, компьютер классын җиһазлау, химия, география кабинетларын булдыру, спорт инвентаре белән тәэмин итү, мәктәп яны участогының “Үрнәкле бакча” дәрәҗәсенә күтәрелүе һәм башкалар – Рифа Габдрахман кызының оста җитәкче булуына ачык дәлил. Башкарылган эшләр, ирешелгән уңышларның барысы да – укытучылар коллективы һәм ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә булып, киңәшләшеп, бердәм булып эшләү нәтиҗәсе”. Рифаның укытучы һөнәрен сайлавы очраклы түгел. Әнисе Әкълимә апа да үз чорының ихтирам-хөрмәткә лаек фидакаре булган. Кушнаренко педагогия училищесын тәмамлаганнан соң ул Аблай авылы егете, утлы сугыш яланнары аша үтеп кайткан Габдрахманга кияүгә чыга. Авылда төпләнеп, үрнәкле гаилә булып дөнья көтәләр. Әкълимә апа хаклы ялга чыкканчы рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Габдрахман абый колхозда баш бухгалтер булып эшли. Өч балага тормыш бүләк итәләр. –Әткәй белән әнкәй безне – ике кызларын һәм бер улларын саклап, кадерләп үстерделәр. Эш белән тәрбияләделәр, бер-беребезгә ярдәмчел булырга, дус-тату яшәргә өйрәттеләр. Инде хәзер үзебез дә хаклы ялга чыктык, нәнәй-картәти булу бәхетенә ирештек. Шулай да якыннарыбызның алтынга тиң киңәшләрен исебездән чыгармыйбыз. Өчебез дә һөнәри белем алдык. Кадерле кешеләребез кебек эшебезне дә яратып башкардык, тормышны да яратып яшибез. Әлеге сүзләрдән соң Рифа бераз вакыт эндәшми торды. Кулындагы фотосурәтләргә карап, күзләрендәге моңсулык та артып киткән шикелле булды. Күз яшьләре дә тамарга сорап тормады. –Әткәем белән әнкәем гел янәшәмдә булыр кебек иде. Аларны мәңгелеккә югалту – кайгыларның иң авыры булды. Әнкәй бер дәфтәргә кемгә нәрсә, күпме бирергә – барысын да бәйнә-бәйнә язып калдырган. Шөкер, васыятьләрен үтәдем. Алар рухына багышлап Корьән ашлары үткәрәбез, хәердогаларыбыз барып ирешсен дигән теләктә калабыз. Сау-сәламәт булып, туган халкыңа тугры, намуслы хезмәт итүдән дә зуррак бәхет юктыр ул дөньяда... Рифа Габдрахман кызы шундый матур уйлар, тыныч күңел белән бүген гомер көзеннән атлый. Кызы Галия – аның олы терәге, сөенече, ышанычы. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, ул Башкортстан дәүләт медицина университетына укырга керде. Бугенге көндә Уфада табиб-функционалист булып эшли. Гаиләле. “Галия белән Денис бер класста укыдылар. Дус булдылар, матур итеп йөрделәр, аннан гаилә учагын кабыздылар. Әти-әнисенең назына коенып уллары Айвар үсеп килә. Мин дә бик яратам оныгымны. Бөтен теләгем – бәхетле булсыннар”. Әңгәмәдәшемнең авыл тормышын яратып яшәве әллә каян күренеп тора. Төп нигезнең тәрәзәләрендә утлар балкый, бакчасында яшелчә-җимешен үстерә, йорт аллары иртә яздан кара көзләргә кадәр шау чәчкәгә күмелә. Күршеләре белән аралашып, бер-берсенең хәлен белешеп торалар. “Утлары янмыйрак торса да, борчылып, тизрәк телефонга үреләм”, – ди Рифа. Авыл биләмәсендә үткәрелгән бәйрәм, очрашукичәләрдән, өмәләрдән читтә калганы юк. Классташлар белән очрашулар да аның тырышлыгы белән истә калырлык итеп оештырыла. Авылдашларының чиксез ихтирам-хөрмәтен яулаган мөгаллимә ул Рифа Габдрахман кызы. “Рифада кече яшьтән – бергә укыган вакытта ук укытучы сәләте барлыгы сизелеп тора иде. Ул һөнәрен шул тиклем уңышлы, дөрес итеп сайлаган. “Безнең Рифа”, – дибез, аның белән горурланып. Классташыбызның кылган яхшылыклары, изге күңелле булуы, дуслыкның кадерен белүе безне таң калдыра. Шатлык-кайгыларыбызны да иң беренче булып уртаклаша. Бик бәхетле әни, юмарт күңелле нәнәй, туганнары, дуслары өчен өзелеп торган изге җан ул...” – диләр аның турында сабакташлары. Унынчы классны тәмамлаганчы 10 “Б”лар укуда сынатмаган, үзешчән сәнгатьтә, спорт ярышларында актив катнашканнар. 1979 елда илебез киңлекләренә таралганнар. Мәктәп ишеген ачып кергән көннәрдән ук күңелләренә тулган тирән кичерешләр, теләктәшлек, җылы мөнәсәбәт, рәхмәт хисләре бүген дә сүрелми. Онытылмаслык якты хәтирәләр һәркайсының күңел сандыгында урын алган. Акыл иясенең: “Гомер үткән көннәр түгел, гомер ул – истә калган көннәр”, – дигәне белән килешми мөмкин түгел. Укытучы булу – һөнәрләрнең һөнәре, иң тынгысыз, иң җаваплы хезмәттер ул. Балалар күңеленә изгелек, яхшылык, мәрхәмәтлелек орлыклары салып, хезмәт тәрбиясе биреп, аларны олы тормыш юлына озата. Рифа Габдрахман кызы да укучылар каршында олы хәрефтән язылырлык мөгаллимә-укытучы булган. Күңелендәге кояш нурын, йөрәк җылысын башкаларга өләшеп яшәгән һәм яши ул. Тормыш дигән озын-озын сәфәрдә аны сагынып искә алырдай көннәр һәм мизгелләр күплеге белән шатландырсын әле. Иң мөһиме – илебез тыныч, күкләребез кояшлы булсын, йөрәкләрне өзгәләрлек кайгылар, чирләр кагылмасын.

Автор:Мөнирә Әнвәрова
Читайте нас