Бүгенге көндә районыбызда 19 мәктәп эшли. Аларда тормышларын шушы изге һөнәргә багышлаган, укучыларын үз баласыдай якын күреп, алар тормышы белән яшәгән, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, күңелләрен адлый белүче укытучылар хезмәт сала. Без бүгенге көндә районыбыз мәктәпләрендә балалар белән эшләүче шундый һөнәр ияләренә мөрәҗәгать иттек. Ни өчен алар әлеге катлаулы һәм зур хөрмәткә лаеклы мөгаллимлек юлын сайлаганнар һәм үзләренең беренче укытучыларын хәтерлиләрме?
– Укытучы һөнәренә мин яшьтән үк гашыйк идем. Балалар бакчасына йөргән чактан ук, мин күпчелек кыз балалар кебек, үз курчакларым белән “мәктәпле” уйнарга ярата торган идем. Укытучы һөнәре минем өчен чынга ашкан хыял. Беренче укытучым Зөһрә Ибраһим кызы Кадраева миңа зур үрнәк булды. Мин һәрвакыт аңа охшарга тырыштым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң әлбәттә мин ике дә уйлап тормыйча педагогика университетына юл тоттм һәм инде 20 ел туган мәктәбемдә, гимназиядә эшлим. Шушы еллар эчендә мин акрынлап психологтан гимназия директорына кадәр карьера баскычыннан күтәрелдем. Көн саен яраткан эшемә зур теләк белән, куанып барам. Мин, һичшиксез, бәхетле кеше, чөнки искиткеч, тату, матур гаиләм һәм яраткан эшем бар!
– Илира Шәехҗан кызы Кашапова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тарих укытучысы, “БР мәгариф отличнигы” билгесе , 30 еллык педагогик стаж иясе: “Ун ел буе укытучы һөнәре турында гына хыялландым!”
– Беренче тапкыр туган мәктәбем бусагасын атлап кергәндә киләчәк тормышым аның белән бәйле булачагын белми идем әле. Ун ел буе укытучы һөнәре турында гына хыялландым. Өйгә кайткач, дәресләрне хәзерләгәч, яраткан “мәктәпле” уеным белән уйный башлый идем. Укуны тәмамлагач, мин, бер дә уйлап тормыйча, документларны БДПИның тарих-инглиз факультетына тапшырырдым. Бу һөнәр мине нәрсәсе белән җәлеп итте соң? Бу сорауга җавап бирү миңа авыр. Мин үземне башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмыйм. Өйрәнелмәгән киңлекләрне, хакыйкатьләрне кем ача?фсУкытучы. Укучыларга рухи кыйммәтләрне аңларга кем булыша? Укытучы. Кем балаларны бәхәсләшергә, үз фикерен якларга өйрәтә? Шулай ук укытучы. Әйе, балалар белән эшләү бервакытта да җиңел түгел, ләкин класска кергәч һәм дистәләгән кызыксынучан, кайчакта сагаеп калган күзләрне күргәч, барысы да онытыла. Укучылар янында мин үземне уңайлы хис итәм,әйтерсең дә миңа яңадан 30,40 яшь. Балалар белән аралашу тәҗрибәсе бик мөһим. Укучының синең яныңа килеп, чын күңелдән рәхмәт әйткән минутларын беркайчан да онытмаячакмын. Бу безнең тормышыбызда иң зур бүләк! Мин үзем дә беренче укытучым Любовь Дмитриевнага бик рәхмәтле. Ул бик сак, ләкин бик тырышып безне, күп нәрсәләрне белмәгән балаларны, белемгә алып барды. Нәрсәдер килеп чыкмаганда ул әкрен генә кулыннан тотып: “Ашыкма ,синең барысы да килеп чыгачак!” дип әйтә торган иде. Мин гомерем шушы девиз белән үтте һәм, бүген, бу сүзләрне мин укучыларыма әйтәм!
– Венера Мулланур кызы Флүрова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең югары категорияле математика укытучысы: “Уктучы һөнәрен сайлауда беренче укытучымның роле зур”.
1 нче сыйныфтан алып 8 нче сыйныфка кадәр җитәкчем Галина Николаевна Ширшикова да минем укытучы булуымда ниндидер роль уйнагандыр. Ул бит безнең икенче әниебез иде. Чибәр, яшь, мәрхәмәтле, ярдәм итү өчен кирәкле һәм мөһим сүзләр таба белә иде. Тик менә аның хәлләре белү өчен аның белән күрешү һәрвакытта да килеп чыкмый. Бүген инде мин үзем тәбрибәле укытучы, 32 еллык хезмәт стажына иямен.
Укытучы булу – ул балалар белән син нинди бар – шундый булу, ләкин күңелдә бераз гына булса да бала булып калу, еш кына нәрсәнедер белми, икеләнү, ялгышу, эзләнү. Һәрвакыт укытырга һәм өйрәнергә, хәл итәргә, нәрсәдер булдырырга, балалар белән бергә иҗат итәргә. 32 ел Стаж, югары категорияле укытучы кирәк булырга мөмкин
– Айгөл Риф кызы Сәмигуллина, Рәҗәп урта мәктәбенең башкорт теле укытучысы: “Укытучылык – ул минем һөнәрем”.
– Мин бәләкәй чактан ук ап- ак кәгаз битенә матур итеп язырга, сәнгатьле итеп китаплар укырга ярата идем. Курчакларымны тезеп утыртып, аларга дәрес бирә идем. Кечкенә балаларны укырга, язарга өйрәтергә теләү хисе елдан - ел арта барды. Бәлки, мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңлап та бетермәгәнмендер. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам. Әлбәттә, укытучы һөнәре бик авыр. Ул зур тырышлык таләп итә. Тик шулай да, минемчә, әгәр син бу эшкә алынгансың икән, аңа ахыргача тугры булып калырга тиешсең. 2024-2025 уку елында 24 нче уку елын башладым. Тайняш урта мәктәбендә дәүләт теле буларак башкорт теле дәресләрен укытам. Һәр уку елын дулкынланып көтеп алам. Елдан-ел үсеп килгән балаларга белем һәм тәрбия бирүдә минем дә өлешем булуга шатланам. Һәр укучыга аерым шәхес итеп карарга тырышам. Укытучылык – ул минем һөнәрем. Тел укытучысы буларак, минем бурычым – туган җирен, илен хөрмәт итүче, тирән белемле шәхесләр тәрбияләү, халкыбызның бай рухи мирасын пропагандалау, балаларда милли үзаң булдыру.
Үземнең укытучыларымны зур хөрмәт белән искә алам. Бигрәк тә беренче укытучым Фина Фоат кызы Хәбибуллина һәм класс житәкчем Чулпан Якуп кызы Сафуанованы. Чулпан апаның рус теле һәм әдәбияте дәресләрен көтеп ала идем. Үземнең дә дәресләремне аныкы кебек үткәрергә тырышам. Бүгенге көндә үземнең укытучым Ильзида Назыйм кызы Башмакова белән бергә эшлибез. Ул үз эшенә жаваплы караган, коллектив белән идарә итә белгән житәкче, үз эшенең остасы. Безнең мәктәптә иң тырыш укучылар, ягымлы, ярдәмчел әти - әниләр, дус, тату коллектив. Барыбыз да бердәм булып аңлашып эшлибез.
Ни өчен мин укытучы булдым? Бу сорауга үз-үземә җавап биреп, мәктәп елларымны искә төшерәм. Мөгаен, безнең һәрберебез, үзенең киләчәк юлын, үз һөнәрен сайлаганда, безнең тормышны кабул итүебезгә йогынты ясаган һәм тәҗрибәле күнекмәләре бездә «яхшы» көнчелек уяткан янәшәдәге кешеләргә йөз тота торгандыр. Шулай булгач, җавап гади: мине профессионал укытучылар чолгап алды, мин аларга охшарга теләдем. Иң зур үрнәк минем беренче укытучым Рида Шайхулла кызы, ә югары сыйныфларда класс җитәкчеләрем – Ләйсән Мансур кызы, Резида Хаҗиәхмәт кызы булды. Аларның таләпчән, ләкин ягымлы тавышлары, укучыларына карата сизгер мөнәсәбәтләрен искә төшерәм.
Хезмәтем өчен миңа иң зур бүләк – дәрестә укучыларның аңлап янган күзләре! Барлык шатлыкларын һәм кайгыларын балалар минем белән уртаклаша. Барысын да тыңларга һәм аңларга вакыт табарга кирәк. Һәм алардан, шундый кечкенәләрдән, мин дә күп нәрсәгә өйрәнәм. Мәктәптә һәр көн башкага охшамаган.
Мәктәп – ул минем икенче йортым. Мин аңа вакытымны һәм көчемне бирәм. Ә инде көчем калмагач, укучыларымның янып торган күзләрен искә төшерәм һәм яңа көч белән икенче уку көнен башлыйм.
Барысын да уйлаганнан соң, мин бәхетле кеше дигән нәтиҗәгә киләм: минем искиткеч гаиләм, яраткан һөнәрем бар, һәм иртәгә мин тагын мәктәпкә барам…
– Гөлфия Фәндүз кызы Үлмәсова, Үрнәк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы: “Әгәр Ходай Тәгалә тагын да икенче гомер бирсә, мин, һичшиксез, укытучы һөнәрен сайлар идем”.
Яраткан һөнәремне сайлауда әниемнең (ул гомер буе мәктәп яны интернатында эшләде), татар теле укытучым Кәшифә апа Бакированың йогынтысы зур булды. Балалар бакчасына йөрмәү сәбәпле, гел әнием янында булдым. Матур киенгән, матур сөйләшкән, “5”, “4”леләр куйган, бик күп бәйрәмнәр оештырган абый-апаларын шунда ук яраттым. Мәктәптә, интернатта оештырылган бәйрәмнәрдә шигырьләр сөйләтә, биетә дә иделәр үземне. Балачактан ук шуңа укытучы буласым килде. Ә мөлаем йөзле, итәгатьле, тәҗрибәле, таләпчән татар теле укытучым Кәшифә апа туган телемә сөю уяткандыр. Әдәби әсәрләр, тәрбияви чаралар аша ул безгә туган телгә мәхәббәт кенә түгел, ә яшәргә, тормышны аңларга, чын кешеләр булырга да өйрәткән икән. Аның якты образы күңелемдә һәрчак саклана. Хәзер үзем укучыларыма татар теленең бөек Тукай теле булганлыгын, әдәбиятның бик күп гүзәл әсәрләр җыелмасы икәнен аңлатам, туган телемә, газиз илемә, ата-бабаларыма, гомер иткән җиремә мәхәббәт хисе тәрбиялим. Боларны тормышка ашырып, яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен дәресләремдә төрле алымнар кулланам. Заман таләпләреннән артта калмыйча, яңа технологияләрне өйрәнәм. Укучыларым район, республика күләмендә үткәрелгән предмет олимпиадаларында, конкурсларда лаеклы урыннар яулый. Казан шәһәрендә үткән төбәкара 7 олимпиада һәм конкурста катнашып, 5сендә җиңү яуладык. Үзем дә төрле семинар, конференцияләрдә катнашам, эш тәҗрибәм белән уртаклашам. Хезмәтемне бик күп Мактау грамоталары белән бәһаладылар, БР мәгариф отличнигы дигән мактаулы исемне йөртәм, хезмәт ветеранымын. Юлымда һәрчак яхшы кешеләр очрады. Укучыларыма, ата-аналарга, эшләгән коллективыма зур рәхмәтлемен. Минем уңышларым – безнең уртак уңышлар. Язмышыма, кайчандыр белем һәм тәрбия биргән уытучыларыма, әти-әниемә рәхмәтлемен. Укытучы һөнәрен сайлавыма һич үкенмим. Әгәр Ходай Тәгалә тагын да икенче гомер бирсә, мин, һичшиксез, укытучы һөнәрен сайлар идем.
Д оР – Алмира Фәһим кызы Латыйпова, Чакмагыш гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы: “Укытучы һөнәрен сайлавыма, минем мөмкинлекләремә ышанган, иңнәремә канат куйган әти-әнием һәм укытучыларым зур йогынты ясады”.
– Укытучы! Һәркайсыбызның иң матур хатирәләре, иң беренче шатлык - куанычлары, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары, иң изге хыяллары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Шуңа да бу һөнәрне сайлау – үз-үзеңә һәм башкаларга таләпчән булу, көндәлек тырыш, тынгысыз хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Укытучы һөнәрен сайлавыма, минем мөмкинлекләремә ышанган, иңнәремә канат куйган әти-әнием һәм укытучыларым зур йогынты ясады дип, икеләнмичә әйтә алам. Иске өйдәге яшел китап шүрлегендә һәрвакыт китап булыр иде. Әткәй укый иде. Үзе исән чагында авыл китапханәсендәге китапларны берничә тапкыр укып чыкты бугай. Бу юлымның башы әнә шул вакытка – балачакка барып тоташа. Китапка мәхәббәт... Барыбызга да билгеле: шәхес балалык чорында ук формалаша, аннан соң камилләшә генә бара.
Укытучы – һәр һөнәргә юл башы. Кем генә булмасын: төрле батырлыклар күрсәткән каһарманнар, билгеле галимнәр, табиблар, ил башлыклары да үзләренең ирешкән уңышлары белән, беренче чиратта, үз укытучыларына бурычлы, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә салына. Зәбидә апа Биглова (Урыны оҗмахта булсын!), Тәнзилә апа Фәйзуллина – минем беренче укытучыларым! 50 елга якын гомер үткән... Ләкин аларның һәр хәрәкәте, йөз сызыклары, үзләренә генә хас холык сыйфатлары бүгенгедәй күз алдында. Бар яклап та безнең өчен үрнәк булды алар!
“Укытучының иң төп өстенлеге фәнен белү генә түгел, ә үз фәне белән тәрбияли алуында,” – дип яза күренекле педагог К. Д. Ушинский. Укуга омтылыш уята белүче, киң эрудицияле Әльфия апа Габдуллина (Урыны оҗмахта булсын!), бөтен белемен, оештыру осталыгын укучылар күңеленә юл табуга юнәлткән Фәһимә апа Сәләхова хакында бу сүзләр. Эчке дөньяларының матурлыгы, үзенчәлекле сөйләү интонацияләре, килешле киемнәре, мөгаллимәләргә генә хас булган сөйләшү әдәбе белән, иң мөһиме – үзләре укыткан фәнгә мәхәббәт уяткан сабыр холыклы, намуслы укытучылар булып күңелемдә сакланалар. Аблай урта мәктәбендә эшләп киткән, хаклы ялга чыккан укытучыларымны, хәзерге вакытта хезмәт итүче коллегаларымны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Ныклы тазалык, матур тормыш, эшләрендә уңышлар телим.
Бу һөнәрдә хезмәт стажым – 34 ел. Компетентлы җитәкчелек командасы булган, бердәм, эшчән, югары һөнәри осталыкка ия булган тату коллективта эшләвем белән горурланам. Коллегаларыма ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар телим.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Һөнәр сайлау – кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Ә укытучы һөнәре? Ә укытучы һөнәре - мәңгелек!