Сыйныф җитәкчеләре форумы ел саен РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан 2020 елдан башлап президент Владимир Путин кушуы буенча үткәрелә. Сыйныф җитәкчеләре форумында катнашу республика педагоглары өчен әһәмиятле вакыйга. Дүртенче ел рәттән делегация составына төбәгебезнең төрле муниципалитетларыннан иң яхшы сыйныф җитәкчеләре һәм урта һөнәри белем бирү кураторлары керә. Федераль мәйданчыкларда нәтиҗәле эшчәнлек нәтиҗәсендә активистлар бик күп идеяләр алып килә, аларны тормышка ашыра, шулай ук республиканың иң яхшы тәрбия практикаларын тәкъдим итә.
Барлык катнашучыларга форумга эләгү өчен катлаулы конкурс сайлап алуын узарга туры килде. Быел барлыгы 60 меңнән артык осталык дәресләре үтте. Форумның төп темалары –педагогик коллективта үзара мөнәсәбәтләр проблемалары, укытучылар һәм укучыларның иминлеге, рухи кыйммәтләр белән тәрбияләү, һөнәри юнәлеш бирү кораллары һәм алымнары.