Бүгенге көндә барлык мәгариф учреждениеләре яңа белем бирү стандартына күчте. ФГОСның әйдәп баручы принциплары – дәвамчылык һәм үсеш принциплары. Дәвамчылык төшенчәсе һәр яшь чоры өчен уртак һәм үзенчәлекле максатларга ия булган баланы тәрбияләү һәм укытуның өзлексез процессы буларак аңлатыла. Шул ук вакытта мәктәпкәчә белем бирү оешмасы баланың сәләтләрен үстерүне тәэмин итә, ә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы тәҗрибәсеннән файдаланып, аның киләчәктә шәхси үсешенә этәргеч бирә. Балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчылык укыту һәм тәрбия эчтәлеге буенча да, укыту-тәрбия эшчәнлегенең ысуллары, алымнары, оештыру формалары буенча да гамәлгә ашырыла.
Балалар бакчасы белән дәвамчылык эшчәнлеге кысаларында без эшчәнлегебезнең төп максатын билгеләдек: балалар бакчасыннан мәктәпкә күчкәндә уңышлы җайлашу булдыру, мәктәпкәчә һәм беренче сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, өзлексез белем бирү системасын тәэмин итү, балалар бакчасында һәм мәктәптә һәр баланың танып белү активлыгын, мөстәкыйльлеген, иҗатын үстерү өчен уңай шартлар тудыру.
Юмаш авылы балалар бакчасы белән Юмаш урта мәктәбе хезмәттәшлегенең төп бурычлары: балалар бакчасы, гаилә һәм мәктәп арасында тәрбия процессына омтылышлар һәм карашларның бердәмлеген урнаштыру, гомуми максатлар һәм тәрбия бурычларын, билгеләнгән нәтиҗәләргә ирешү юлларын эшләү, тәрбия-белем бирү процессында катнашучыларның – тәрбиячеләрнең, укытучыларның, балаларның һәм ата-аналарның үзара уңай хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру, -ата-аналарга һәрьяклап психологик-педагогик белем бирү.
Баланың беренче сыйныфка керүе – ул үзе өчен дә, әти-әнисе өчен дә катлаулы сынау. Юмаш урта мәктәбендә ел саен ноябрь аеннан «Булачак беренче сыйныф укучысы мәктәбе» эшли. Мәктәпкәчә әзерлекне оештыру борчылуны, курку һәм ышанычсызлык хисләрен бетерергә, шул ук вакытта укучыларга яңа шартларга тизрәк җайлашырга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә әзерлек барышында педагоглар танып белү һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә генә түгел, бәлки һәр балага индивидуаль караш тудырырга тырышалар. Мәктәпкәчә әзерлектән тыш, дәвамчылык берничә юнәлеш буенча гамәлгә ашырыла – бу укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында үзара хезмәттәшлек, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында ачык дәресләргә йөрү, уку елы башында балаларның адаптациясен һәм ел ахырында уңышларын анализлау.
Булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен мәгълүматны мәктәп сайтында урнаштырабыз. Ә тәрбиячеләр өчен ел дәвамында башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан ачык дәресләр үткәрәбез. Алар һәр баланың ничек эшләвен күзәтәләр, сәләтләрен һәм йомшак якларын күрәләр. Мәктәпкәчә төркем балаларының мәктәптә укуга кызыксынуын арттыру өчен ел дәвамында даими рәвештә мәктәптә, мәктәп китапханәсендә, спорт залында, Туган якны өйрәнү музеенда экскурсияләр оештырыла. Балалар үзара дус булсын, аралашсын, тәэсирләре белән уртаклашсын өчен чаралар, уртак бәйрәмнәр үткәрелә.
Традициябезне дәвам итеп, 27 сентябрьдә беренче һәм икенче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Үзенең чыгарылыш укучыларын очратканда тәрбияче нинди хисләр кичерә? Әлбәттә, шатлык, дулкынлану һәм горурлык! Балалар шигырьләр укыды, җыр башкарды һәм үз куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар. Балалар бер көнгә аларның мәктәпкәчә вакытларына кайтты. Искиткеч балачак хатирәләрен саклап калу – бу вакыйганың төп максаты иде.
Альбина Ногманова,
Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.