Анда 30 мәктәп, лицей һәм гимназия директорлары катнашты. Алар арасында Чакмагыш гимназиясе директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова да булды. Мәктәп директорларына университеттан Рәхмәт хатлары тапшырылды. Нәкъ менә шушы мәктәпләрдән УДНТУга быел иң күп чыгарылыш укучылары укырга кергән. Ректор Олег Баулин һәм УДНТУ һөнәри юнәлеш бирү һәм талантларны җәлеп итү үзәге директоры Евгений Шамонин үзәкнең эшчәнлеге һәм яңа проектлар турында сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучылары өчен төрле белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү программаларын (DemoDay, каникул мәктәбе, проект мәктәбе, УДНТУ олимпиадалары һәм конференцияләре һ.б.) үткәрү мәсьәләләре һәм, университетның гомуми бүлеге җитәкчеләре тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Мәктәп-югары уку йорты» системасында хезмәттәшлекне киңәйтү перспективалары турында фикер алыштылар.