ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Образование
9 октябрь 2024, 06:00

Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә

7 октябрьдә район мәдәният йортының киңәшмәләр залында Гомумрусия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Чакмагыш районындагы оешмасының чираттагы конференциясе уздырылды.

Профсоюзлар – зур, бер тату гаиләПрофсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә


Анда Русия Федерациясе мәгариф һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Башкортстандагы республика оешмасы рәисе урынбасары Андрей Анатольевич Кузнецов, муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Гомумрусия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Чакмагыш районындагы оешмасы рәисе Зөлфия Әдип кызы Сабирова, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, 39 делегат, социаль партнёрлар катнашты.
Районның мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз җыелышы көн тәртибенә әлеге оешмасының агымдагы елда башкарган эшләренә отчеты, ревизия комиссиясе отчеты, профсоюз оешмасы рәисен сайлау турында мәсьәләләр куелган иде.
“Чакмагыш районы профсоюз оешмасы 29 беренчел профсоюз оешмасын берләштерә. Хисап-сайлау җыелышлары барлык 29 оешмада да үткәрелде. Шунысы куанычлы, барлык беренчел профсоюз оешмаларының да эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип табылды. Беренчел рәисләр составы да тотрыклы – бу профсоюз әгъзаларының ышанычы һәм активның сыйфатлы эше турында сөйли. Коллегалар, сезгә үз коллективларыгызда уңышлы эшләвегезне телим: социаль партнерлык, ачыклык һәм хәбәрдарлык урнаштыру мөһим, чөнки нәкъ менә шул коллективның тотрыклылыгына һәм уңышына нигез булып тора. Территориаль һәм беренчел профсоюз оешмаларының оештыру-устав эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләүдә хезмәткәрләрнең профсоюз әгъзалыгы дәрәҗәсе мөһим күрсәткеч булып тора. Бүгенге көндә 737 хезмәткәрнең 677се профсоюз әгъзасы булып тора һәм профсоюз әгъзалары эшләүчеләрнең 91,8% тәшкил итә. Профсоюз активының гомуми саны – 101 кеше. 2020 елдан «Гомумрусия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзын цифрлаштыру» проекты тормышка ашырыла. Бу – бердәм электрон профсоюз билетын кертү, профсоюз әгъзаларын исәпкә алуны автоматлаштыру һәм статистик мәгълүматлар җыю буенча төп проект. Безнең район оешмасына караган профсоюз әгъзаларының барысы да бердәм үрнәктәге электрон профсоюз билетына ия. Бу юнәлештә зур эш башкарылды, мәгълүматлар базасы даими яңартылып тора. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, республика башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров профсоюз хәрәкәтенең республиканың иҗтимагый тормышында мөһимлеген һәрвакыт ассызыклады. Республика Профсоюзлар федерациясенең 100 еллыгында ул профсоюз эшчәнлеге турында бик мөһим фикерләр әйтте: "Профсоюзлар һәрвакыт зур тату гаилә булды. Сез хезмәт ияләренең хокуклары өчен, һәр хезмәт иясенә эшләү һәм ял итү өчен лаеклы шартлары булсын, иртәгәсе көнгә ышанычлы булсын өчен иңгә-иң куеп көрәшәсез!" – диде Зөлфия Әдип кызы үз чыгышында.
Профсоюз оешмалары эшчәнлеге еллык планнар нигезендә гамәлгә ашырыла. Төп эшчәнлек профсоюз әгъзаларының мәнфәгатьләрен һәм социаль-хезмәт хокукларын яклауга, сәламәтлекне һәм хезмәтне саклауга юнәлдерелгән. Аннан соң Зөлфия Әдип кызы социаль гарантияләрне саклау һәм аларны тагын да арттыруның мөһимлеген, профсоюз чыгымнарының даими контрольдә булуын ассызыклады.
Җыелыш вакытында профсоюз комитеты рәисе сайланды. Дистә елдан артык профсоюз оешмасы рәисе йөген тарткан Зөлфия Әдип кызы Сабирова профсоюз әгъзаларның бердәм тавыш бирүе нәтиҗәсендә яңадан рәис итеп сайланды.
Аннары берничә делегат конференциянең эшчәнлек президиумы көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясады һәм хисап чорында район профсоюз комитеты эшчәнлегенә бәя бирде.
Бер төркем райондашыбыз күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен төрле дәрәҗәле бүләкләргә ия булды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, профсоюзда мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт, социаль-икътисадый хокукларын һәм һөнәри мәнфәгатьләрен яклау буенча актив эшчәнлеге өчен Башкортостан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы белән Рәҗәп урта мәктәбенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе, Чакмагыш район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз берлеге оешмасы рәисе урынбасары Рәсимә Рәүф кызы Гарифуллина бүләкләнде.
Мәгариф өлкәсендә социаль партнерлыкны үстерүгә ярдәм иткәннәре, укытучыларның һәм башка мәгариф хезмәткәрләренең социаль-хезмәт хокукларын һәм һөнәри мәнфәгатьләрен яклау эшчәнлегендәге уңай нәтиҗәләре, «Социаль партнерлыкны үстергән өчен» Русия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлеге Башкортстан республика оешмасы президиумының Мактау грамотасы белән Светлана Фларис кызы Шакирова, Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова, Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов, Әлфия Хәмит кызы Мөхәммәтҗанова бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, мәгариф хезмәткәрләренең хезмәт, социаль-икътисадый хокукларын һәм һөнәри мәнфәгатьләрен яклау буенча Профсоюзда актив эшләве өчен Үрнәк урта мәктәбенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Гөлфия Фәндүз кызы Үлмәсова, Тозлыкуш урта мәктәбенең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Рәсимә Рәдиф кызы Камалова бүләкләнде.
Русия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Башкортстандагы республика оешмасының Чакмагыш районындагы оешмасы президиумының Мактау грамотасы белән социаль партнерлыкны ныгытуга өлеш керткән һәм профсоюз оешмасын үстерүгә актив ярдәм иткән өчен Иске Бәшир авылының Советлар Союзы Герое Габдрахман Хәким улы Латыйпов исемендәге урта мәктәбе директоры Гөлнар Шәрифҗан кызы Хәсәнова, Имәнлекул урта мәктәбе директоры Гөлназ Таһирҗан кызы Моратова, Балалар иҗат үзәге директоры Рәзилә Хәтмулла кызы Камалова, гимназиянең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Илшат Рәфил улы Әрдәширов, гимназиянең башлангыч профсоюз оешмасы комитетының актив әгъзасы Эльвина Фәнәви кызы Бәдретдинова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч профсоюз оешмасы комитетының актив әгъзалары Лидия Кәүсәр кызы Латыйпова, Динара Рабис кызы Хәбибуллина бүләкләнде.
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, Башкортстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе дипломы белән Чакмагыш гимназиясе коллективы бүләкләнде. Оешма Башкортстан Республикасы урта гомуми белем бирү оешмалары арасында «Хезмәт шартларын һәм саклауны иң яхшы оештыру» номинациясендә өченче урынны яулаган. Гомумрусия мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы «Иң яхшы коллектив килешү-2023 ел» республика конкурсында актив катнашканы өчен гимназия коллективына рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Профсоюзлар – зур, бер тату гаилә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас