ИГЕНЧЕ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Образование
9 октябрь , 13:55

Сыйныф җитәкчеләре форумы йөрәкләрне кабызды

Күптән түгел Мәскәүдә сыйныф җитәкчеләренең дүртенче Бөтенрусия форумы тәмамланды. Быел форум 3-5 октябрь көннәрендә Мәскәүнең Кунаклар ихатасында (Гостиный дворында) узды. Ул илнең 89 төбәгеннән һәм Байконур шәһәреннән урта һөнәри белем бирү төркемнәренең 1000 класс җитәкчесен һәм кураторларын берләштерде. Форум Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычында уздырылды.

Сыйныф җитәкчеләре форумы йөрәкләрне кабызды
Сыйныф җитәкчеләре форумы йөрәкләрне кабызды


Әлеге масштаблы чарада Чакмагыш районыннан беренчеләрдән булып Юмаш авылы урта мәктәбе директоры, башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина катнашты. Конкурс этапларын уңышлы үтеп, форумда ул Башкортостан Республикасы делегациясен тәкъдим итте.
Форумда коллективта үзара мөнәсәбәтләр, укучыларның һәм үзләренең иминлеге, укучыларны рухи кыйммәтләр белән тәрбияләү, һөнәри юнәлеш бирү инструментлары һәм алымнары темалары буенча фикер алыштылар. Форумда катнашучыларны укытучылар көне белән илебез Президенты хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко котлады. "Соңгы елларда Русия Президенты карарлары нәтиҗәсендә мәгариф һәм тәрбияне үстерү, аңа ярдәм итүнең тулы бер системасы формалашты. Яңа мәктәпләр төзелә, реконструкцияләнә, яңа җиһазлар, заманча мәгълүмати платформалар булдырыла. "Русиядә балалар һәм яшьләр хәрәкәте", "Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр", "Русия бөркете" кебек проектлар барлыкка килде, үсеп килүче буын өчен бик күп эшләнә», – дип билгеләде ул.
Форумның төп сәхнәсендә педагоглар өчен Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы үткәрә торган Бөтенрусия һөнәри конкурсларның нәтиҗәләре игълан ителде. Русия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов конкурсларда җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. VK челтәре компаниясе сыйныф җитәкчеләре форумының технологик партнеры булды. VK киңлегендә форум кунаклары мәгариф һәм коммуникацияләр өчен технологияләр һәм сервислар белән таныштылар. Экспертлар VK Education, Сферум, Учи.ру эшлекле һәм белем бирү программасында катнашты. Форумда «Сыйныфлар белән дуслык» яңа уртак проектының старт алуы турында игълан иттеләр. Проект ярдәмендә Русиянең төрле төбәкләреннән килгән педагоглар сыйныфлар арасында дуслык булдыра, мәктәп бергәлекләрен берләштерүгә юнәлдерелгән биремнәрне үти алачак. Проект VK мессенджерында Сферум уку профилендә чат-бот мөмкинлекләре аша гамәлгә ашырылачак. Сыйныф җитәкчеләре форумы мәйданчыгында «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы: вакыйга белән тәрбия» проект сессиясе узды. Экспертлар һәм катнашучылар Бөек Ватан сугышы турындагы истәлек үсеп килүче буынга ничек ярдәм итүе турында фикер алышты.
“Сыйныф җитәкчеләре форумында катнашу тормышымдагы иң якты һәм онытылмас вакыйгаларның берсе булды. Конкурсның барлык этапларын уңышлы үтеп, мин уңай, яңа фикерләр, дустанә мөнәсәбәтләр белән тулган фикердәшләр командасына эләктем. Луганск, Донецк Халык Республикалары һәм Байконур шәһәре укытучылары белән таныштым һәм аралаштым. Бурятия, Кырым, Краснодар, Татарстан һәм Ватаныбызның башка төбәкләреннән белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән тәҗрибә уртаклаштык. «Артек» халыкара балалар үзәге педагоглары сыйныф һәм мәктәп коллективын берләштерү буенча эш технологияләре белән уртаклашкан панель дискуссиядә бик күп файдалы мәгълүмат алдык. «Машук» белем үзәге мәйданчыгында катнашу күңелле һәм тәэсирле булды. Мастер-класс йомгаклары буенча әлеге белем үзәгенең төп призына лаек булдык. Макаренко, Ушинский, Сухомлинский, Выготский залларында төрле өлкәләрдәге танылган кешеләр белән практикумнар, очрашулар актив үткәрелде. Әлбәттә, күп материаллар белән тагын да җентекләбрәк танышырга кирәк, әмма иң мөһиме – сыйныф җитәкчеләре форумы йөрәкләрне кабызды, яңа эшләргә уңай көч бирде һәм уникаль иҗат кешеләренең зур коллективка катнашы барлыгын аңлады. Башкортстан Республикасы делегациясе форумда булган көннәрендә бердәм, актив булды һәм туган якның югары мәдәниятен күрсәтте", – ди Рәзимә Исмәгыйль кызы.
Форумда Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көненә багышланган концерт белән тәмамланды.

Сыйныф җитәкчеләре форумы йөрәкләрне кабызды
Сыйныф җитәкчеләре форумы йөрәкләрне кабызды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: