Укытучы М.М. Кәримова белән бергә балалар 3Д принтерда бастырып чыгарып була торган өч үлчәмле детальләр ясадылар, шулай ук виртуаль роботны эшләтеп җибәрергә, аңа төрле командалар һәм киртәләр бирергә мөмкинлек бирә торган TrikStudio программасын карадылар. И.Р. Әрдәширов һәм Р. М. Гыйрфанов җитәкчелегендә VR/AR кушымталар ярдәмендә гадәттән тыш хәлләр шартларында дөрес карарлар кабул итәргә өйрәнәләр. Укучылар шулай ук пилотсыз очу аппараты белән идарә итү мөмкинлекләрен сынап карадылар. "Пыяла артында флорариум-мини бакча" мавыктыргыч осталык дәресен Г.С. Яхина үткәрде. Укучылар миниатюр бакчалар дөньясына чумдылар һәм үзләренең шедеврларын булдырдылар. Үсемлекләрнең урнашуы, бизәлеше һәм тулылануы – барысы да һәркемнең зәвыгына һәм теләгенә туры килде. Нәтиҗәдә, барысының да бик яхшы эшләре килеп чыкты. Чарадан соң балалар флорариумнарны үзләре белән бүләккә алдылар.
Челтәрле хезмәттәшлек укучылар үсешенә өстәмә стимул, һәр укучының уку һәм иҗади потенциалын ачарга мөмкинлек бирә һәм укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр формалаштыруны тәэмин итә.